Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә спорт мәктәбе укучылары яңа үрләр яулый

Балтач районында мини футбол буенча 2003 - 2004 елгы егетләр арасында узган республика чемпионатында безнең спорт мәктәбе футболчылары 12 район арасында 4 урынга лаек булды. 2005, 2006, 2007 елгы егетләр арасында Чаллы шәһәрендә узган республика чемпионатының финал ярышларында да сынатмадылар безнекеләр, шулай ук 4 урын алдылар. Воллейбол буенча Арча шәһәрендә...

Балтач районында мини футбол буенча 2003 - 2004 елгы егетләр арасында узган республика чемпионатында безнең спорт мәктәбе футболчылары 12 район арасында 4 урынга лаек булды. 2005, 2006, 2007 елгы егетләр арасында Чаллы шәһәрендә узган республика чемпионатының финал ярышларында да сынатмадылар безнекеләр, шулай ук 4 урын алдылар. Воллейбол буенча Арча шәһәрендә 2004 - 2005 елгылар арасында узган ачык чемпионатта спорт мәктәбе командасы беренче урын һәм кубокка лаек булды. 1999 - 2001 елгылар арасында Данил Галиев призына Биектауда узган көрәш буенча бәйгедә спорт мәктәбе егетләре командасы дүртенче урын яулады. "Район белем бирү учережденияләрендә укучы 2000 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында спартакиада башланып китте. Аның өч төре буенча җиңүчеләр дә билгеле инде", - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев