Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә спорт сөючеләрен ни көтә

Районыбыз спорт сөючеләренең уңышлары турында әледән әле язып торабыз. Төрле бәйгеләрдә, республика күләмендә узган спорт чараларында катнашып кына калмыйча, үзебезнең җирлектә дә кызыклы чаралар, ярышларда көч сынашып, җанлы тормыш белән яши алар. Билгеле, бу беренче чиратта спортка җанын - тәнен бирергә әзер булган, шуның белән яшәгән фанатларыбызның уңышы. Ә андыйлар...

Районыбыз спорт сөючеләренең уңышлары турында әледән әле язып торабыз. Төрле бәйгеләрдә, республика күләмендә узган спорт чараларында катнашып кына калмыйча, үзебезнең җирлектә дә кызыклы чаралар, ярышларда көч сынашып, җанлы тормыш белән яши алар.
Билгеле, бу беренче чиратта спортка җанын - тәнен бирергә әзер булган, шуның белән яшәгән фанатларыбызның уңышы. Ә андыйлар бездә байтак. Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин, тренерлар - Минтаһир Вәлиуллин, Раил Шакиров, Фаил Гәрәев, яшьрәкләрдән Марат Әхмәтов, Руслан Сафин, Альфред Ваһагапов һәм башкалар әнә шундыйлардан. Яшьләр эше һәм спорт бүлегенең элеккеге җитәкчесе Камил Сираҗиевның да спорт тормышына керткән өлеше бик зур булды.

Күптән түгел генә әлеге бүлек җитәкчесе итеп Рамил Шәйхиев билгеләнде. Һәм бу шулай ук очраклы хәл түгел. Соңгы вакытта спорт мәктәбе белән берлектә үткәрелгән чараларны күзәтеп баручылар моның шулай икәнлегенә инангандыр. 1 июль - Балаларны яклау көне уңаеннан узган чарага футбол фристайлы буенча Татарстан чемпионнары, Россия күләмендә узган ярышлар җиңүчеләре, республикада бу спорт төренең бердәнбер мәктәбен оештырган Булат Хуҗин белән Линар Газнановның кайтуы, спортта уңышка ирешкән егет- кызларның республика спорт йолдызлары белән очрашулары әнә шундыйлардан. Каникулллар тәмәмамланырга бер айдан да азрак вакыт калып бара. Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт мәктәбе дә үзенең укучыларын кабул итәчәк. Шуның белән бәйле һәм гомумән, алдагы көннәрдә район спорт яратучыларын нинди яңалыклар көтә? Бу өлкәгә кагылышлы ниләр үзгәрәчәк?Ә нәрсәләр үзгәрде дә инде? Әнә шундый сораулар белән Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесенең үзенә мөрәҗәгать иттек.

  • Ниндидер глобаль үзгәрешләр өчен, дөресен генә әйткәндә, әле вакыт бик аз үтте. Иң беренче чиратта максатым - миңа кадәр бу өлкәдә ирешелгәннәрне юкка чыгармыйча, тагын да югарырак үрләрне яулау. Тик хыяллар да юк түгел анысы. Бүгенге көндә спорт мәктәбе белән берлектә чаңгы түгәрәге булдыру уе белән янабыз. Моның сәбәбе дә бер - шушы спорт төре белән шөгыльләнергә теләк белдерүче балалар бик күп бездә. Элекке елларда әлеге спорт төренә игътибар зур иде. Олы Мәңгәр мәктәбендә әфганчы герой Илдар Сафиуллин призына уза торган чаңгы бәйгесен генә алыйк. Никадәр кеше катнаша иде анда, көндәшлек тә бик көчле иде. Бу ярышларның сүнеп баруы борчый. Аны тагын да җанландырып, республика дәрәҗәсенә күтәрәсе иде.

    Моннан тыш мөмкинлеге чикләнгән балаларга карата игътибарны арттырасы иде. Алар арасында да мөмкинлекләреннән чыгып, спорт төрләре белән кызыксынганнары, түгәрәкләргә йөрергә теләгәннәре барикәнен беләм. Шуларга кулдан килгәнчә түгәрәкләргә йөрү мөмикнлеген булдыру теләге дә юк түгел. Районда узган Яшьләр форумында кабул ителгән резолюциянең бер пункты районда Укучылар аллеясы булдыруны күздә тота. Көзгә әлеге аллеяны булдыру эшенә тотыначакбыз.

    Август ае исә кызыклы чараларга бай булыр дип уйлыйм. 12 август Россиякүләм Физкультурник көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә без дә әзерләнәбез. Кызыклы бәйгеләр, ярышлар узачак. Кунакка лаеклы ялда булган физкультура укытучыларын да чакырырга уйлыйбыз. Бу чара "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә узачак.

Рамил Шәйхиев - Олы Әтнә егете, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлаган. Һөнәре буенча - физкультура укытучысы. Армия хезмәтеннән соң, Казан шәһәрендә коммерция өлкәсендә хезмәт куя. Район мәгариф бүлегендә методист, мәгариф бүлеге урынбасары булып эшли. Казан шәһәрендә узган су төрләре буенча дөнья чемпионатының, Сочида узган Олимпиаданы оештыру комитетлары әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев