Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә спортчыларының быелгы уңышлары

Актив Әтнә районы халкы. Яшьләре генә түгел ветераннары да сокланырлык. Ел башланганга әле ике дистә көн узды, ә алар инде күпме чараларда катнашып, үзләрен күрсәтергә дә өлгерделәр. 17 гыйнвар көнне ир-егет укучыларыбыз арасында волейбол ярышы булды. Нәтиҗәләр: А группасыныкы (тугызьеллык мәктәпләр арасында ) 1 урында - Көек, 2 урында -...

Актив Әтнә районы халкы. Яшьләре генә түгел ветераннары да сокланырлык. Ел башланганга әле ике дистә көн узды, ә алар инде күпме чараларда катнашып, үзләрен күрсәтергә дә өлгерделәр.

17 гыйнвар көнне ир-егет укучыларыбыз арасында волейбол ярышы булды. Нәтиҗәләр: А группасыныкы (тугызьеллык мәктәпләр арасында ) 1 урында - Көек, 2 урында - Шашы, 3 урында - Киме; Группа Б (11 еллык мәктәпләр һәм техникум) : 1урында - Күңгәр, 2 урында - техникум, 3 урында -Әтнә.

21 гыйнвар көнне хоккей буенча ветераннар командасы Арчада узган Гәрәфиев Фәнил Канафиевич истәлегенә үткәрелгән ярышта 4 урын яуладылар. 1 урында- Арча, 2 урында- Балтач, 3 урында - Кукмара, 4урында - Әтнә, 5 урында - Саба, 6 урында - Мамадыш.

Арчада КВН республика бәйгесенең зона турында да Әтнә командасы 1 урын алып кайтты. Казанда,Уникста, 7февральдә КВН бәйгесенең Республика фестивале булачак. Җиңүчеләребез анда чыгыш ясарга әзерләнәләр.

Әтнәнең чаңгы командасы 21 көнне Сабада узган Татарстан беренчелегендә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев