Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте һаман арта

Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 12 гыйнварга районыбызда бер сыердан уртача 18,2 килограмм сөт савып алынды. Республикада иң зур күрсәткеч бу!

Бу көнне тулай савым 120 тонна тәшкил итте. Татарстанның 43 районы арасында Әтнәбез өлеше тотрыклы, тулай сөт җитештерү өлкәсендә дә без гел алдынгы урыннарда. Өстәвенә, бу сан узган ел күрсәткеченнән 5 тоннага күбрәк. Ай башына карата да артыклык сизелерлек: + 2,7 тонна тәшкил итә! Ә алдагы көннән 0,3 тоннага күп. Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына 2,24 килограмм сөт җитештерелде.

Бу нисбәттән бары Балтач районын гына көндәшкә санап була: аларда да авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына 2 килограммнан артык сөт җитештерелә. Дөресрәге - 2,03 килограмм. Әмма Балтачта бер сыердан уртача 16,1 килограмм гына сөт савалар. Хәер, алар да узган елга һәм ай башына карата сөт савуны арттыралар.

Ә менә Мамадышта һәр сыердан 18,1 килограмм сөт савалар. Тик аларның авыл хуҗалыгы җирләренә карата савым сыерлары саны азрак: 1 гектарга 1 килодан аз гына артык сөт җитештергәннәр. Сабада бер баш сыердан 16,8 килограмм сөт савып алганнар һәм авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 1,82 килограмм сөт җитештергәннәр.

Татарстанда бу көнне бер сыердан 12,1 килограмм сөт савып алынды. Шунысы куанычлы, алдагы ел, бу ай башы һәм алдагы көн белән чагыштырсак та республикабызда сауган сөт күләме арта бара.

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында "Ленин" савымчылары (сулдан уңга) Гөлнара Галиева, Әлфия Кадырова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев