Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте бик тәмле

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итеп, биредә безнең район хуҗалыкларының да актив катнашулары хакында хәбәр иткән идек. Алдагы атнада "Таң", "Күшәр", "Күңгәр" хуҗалыклары үзләре алып килгән продукцияләрне халыкка тәкъдим иттеләр.

Аларга Кышлау, Яңа Шашы, Күңгәр авыл җирлеге хезмәткәрләре ярдәм итте. Сөт продукциясен тиз арада сатып алып бетергәннәр. Чөнки әтнәләр сөтен "Бик тәмле", дип яратып алалар. Моннан тыш очсыз бәядән төрле ашлык та сатылган.

Районыбыз хуҗалыклары ике атнага бер тапкыр сату итәргә барып, инде 21 март көнне "Уңыш", "Ленин", "Шахтер" хуҗалыклары ярминкәгә барачаклар. Сату эшендә аларга Түбән Бәрәскә, Түбән Көек, Комыргуҗа авыл җирлекләре хезмәткәрләре булышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев