Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте бу айда гына 8 тоннага артты

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт җитештерү буенча 20 декабрьгә биргән оператив сводкада Әтнә элеккечә үк беренче урында. Районда бер сыердан тәүлегенә 22 килограмм сөт савалар. Аннан соңгы урыннарда баручы Сабада - 19,1 килограмм, Кукмарада 18 килограмм сөт савып куандыралар. Әтнәдә тәүлегенә 156 тонна тулай савым алалар. Ай башына...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт җитештерү буенча 20 декабрьгә биргән оператив сводкада Әтнә элеккечә үк беренче урында.

Районда бер сыердан тәүлегенә 22 килограмм сөт савалар. Аннан соңгы урыннарда баручы Сабада - 19,1 килограмм, Кукмарада 18 килограмм сөт савып куандыралар.

Әтнәдә тәүлегенә 156 тонна тулай савым алалар. Ай башына карата +8 тонна бу, алдагы көнгә карата +500 килограмм! Кукмарада - 184,5 тонна, Балтачта 176,1 тонна тулай савым алалар. Татарстан буенча бу көнгә 2987,1 тонна тулай савым алынды. Аның 5,2 проценты - Әтнә өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев