Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте гел арта

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек бүлегенең 23 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнгә әтнә районы күмәк хуҗалыклары 274,9 тонна тулай савым алуга ирештеләр.

Кайчандыр көнлек тулай савымы 100 тоннага да тулмаган кечкенә район өчен бу гаять зур саннар. Ә бит ул көн саен диярлек арта бара. Инде республикада иң екүп сөт сауган Кукмара күрсәткеченә дә әллә ни күп калмый. Бу көнне алдагы елгыдан 24,8 тоннага артык, ягъни, былтыргыга карата 110 % күләмендә сөт савылды. Ай башындагыдан 2,1 тоннага күп, хәтта, алдагы көнгедән артык. Биредә “Татар-информ” мәгълүматларын да куллану урынлы булыр. Менә нәрсә дип язалар.
“Әтнә районы тугыз мең баш сыер белән дә көненә 12,5 мең сыерлы Кукмара районы кадәр сөт сава. Шуңа да бер сыердан савылган сөт күләме буенча Әтнә районы - иң алдынгы. Бер сыердан уртача 29,8 кг сөт савалар.

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов бер сыердан шул кадәр сөт алу сере белән уртаклашырга теләмәде. «Ул — бизнес сере», — дип тизрәк саубуллашып, телефон трубкасын куйды...” 
Бизнес сереме, юкмы, әмма шунысы факт, татарстанда сауган барлык сөтнең 7,5 проценттан артыгы – Әтнә өлеше. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев