Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сөте кимеми

Шөкер, башкалар белән чагыштырсак, район күмәк хуҗалыклары сауган сөт арта бара. 18 гыйнварга Әтнәдә барысы 143 тонна сөт саудылар. Бу узган елгыдан - 23, ай башыннан 3 тоннага артык. Райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,67 килограмм ук булган. Бер гектарга Балтач районы сыерлары - 2,16, Сабаныкылар 2,03 килограмм сөт...

Шөкер, башкалар белән чагыштырсак, район күмәк хуҗалыклары сауган сөт арта бара. 18 гыйнварга Әтнәдә барысы 143 тонна сөт саудылар. Бу узган елгыдан - 23, ай башыннан 3 тоннага артык.

Райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,67 килограмм ук булган. Бер гектарга Балтач районы сыерлары - 2,16, Сабаныкылар 2,03 килограмм сөт бирәләр. Болар - бу күрсәткеч буенча безгә иң якыннары. Тагын биш районда ул 1 килограммнан артык. Башкаларныкы исә 1 килограммнан кимрәк. Республика буенча 0,76 килограмм тәшкил итә.

Бу көнне район күмәк хуҗалыклары бер баш сыердан уртача 20,4 килограмм сөт саудылар. Бу күрсәткече белән икенче урында баручы Сабада ул 2 килограммга ким! Мамадышта - 17,2 килограмм, Балтач, Кукмарада 1 поттан күбрәк сөт савалар. Татарстанда бер баш сыердан уртача 12,9 килограмм сөт савып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев