Әтнә сөте. Тагын аз гына...
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән оператив мәгълүматларга караганда, Әтнә районы күмәк хуҗалыклары 24 мартка 189,5 тонна тулай савым алдылар.
Бездән күбрәк савучы Балтачта - 190,3 тонна, Кукмарада 213 тонна тулай савымга ирешкәннәр. Әтнәдә узган елга карата тулай савым 120 % тәшкил итә. Ай башына карата ул +6 тонна, алдагы көннән 600 килограммга артык.
Кыскасы, тагын аз гына һәм республикада икенче урынга чыгабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев