Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә студентлары квест уздырдылар - фоторепортаж

Вице-премьер - Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикадагы барлык укучы яшьләрне Студентлар көне белән тәбрик итте.«Бүген - бөтен студентларның иң яраткан бәйрәме. Татарстан Республикасы студентларын әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм», - диелә Рафис Борһановның министрлык сайтында дөнья күргән котлау текстында.«Студент еллары тормышыгызда иң яхшы һәм гомергә истә...

Вице-премьер - Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикадагы барлык укучы яшьләрне Студентлар көне белән тәбрик итте.«Бүген - бөтен студентларның иң яраткан бәйрәме. Татарстан Республикасы студентларын әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм», - диелә Рафис Борһановның министрлык сайтында дөнья күргән котлау текстында.«Студент еллары тормышыгызда иң яхшы һәм гомергә истә кала торган еллар булсын. Сезгә кызыклы лекцияләр, файдалы семинарлар, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, бәйге һәм фестивальләрдә актив катнашуыгызны теләп калам. Алган белемнәрегез, талантыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз Татарстан бәхете хакына хезмәт итәчәгенә ышанам. Республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнлегенә, сез алган белемнәрнең аның чәчәк атуына ярдәм итәчәгенә өметләнәсе килә. Иҗат итегез, хыялланыгыз һәм куйган максатларыгызга ирешегез!» - дигән теләкләрен җиткерде студентларга Рафис Борһанов.

*******

Студентлар көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында күңелле чара узды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә Студсовет әгъзалары квест үткәрделәр.

Уенда җиде команда катнашты. Алар һәрберсе сигезәр бирем үтәделәр: күз бәйләп әйбер эзләделәр, сүзләр тезделәр, шигырь-котлау яздылар, билгеле бер кешеләр белән селфи ясадылар, җырладылар, биеделәр һәм башка күңелле биремнәрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Оештыручылар һәрбер командага - баллы күчтәнәчләр, ә Студсовет әгъзаларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Техникум директоры Айрат Фәнил улы Каюмовның бәйрәм котлавы ямь өстенә ямь булды. Укучыларга бу чара бик ошады. Саф һавада дустанә, җылы атмосферада узуы үзе бер рәхәтлек бирде.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев