Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә су буйлары ник пычрана

Әрнү Су буйларын пычратмыйк! Узган ел бакчамда бәрәңге уңышы мактанырлык булмады. Бәрәңге җиремне алыштырып утыртырга булдым. Су буенда 3-4 сутый тирәсе ташландык җир бар иде. Шунда бәрәңге утырттык. Без үскәндә инешне берничә җирдән буып куялар иде. Шул буада малайлар көннәр буе су коена идек. Һәр буаның үз исеме бар. Тимерче...

Әрнү

Су буйларын пычратмыйк!

Узган ел бакчамда бәрәңге уңышы мактанырлык булмады. Бәрәңге җиремне алыштырып утыртырга булдым. Су буенда 3-4 сутый тирәсе ташландык җир бар иде. Шунда бәрәңге утырттык. Без үскәндә инешне берничә җирдән буып куялар иде. Шул буада малайлар көннәр буе су коена идек. Һәр буаның үз исеме бар. Тимерче буасы, мулла буасы, Тешсез буасы... Көчле яңгырлар булса, буаны су алып китә. Яңгыр туктагач, колхоз янә бөяп куя. Ул вакытта су буйлары ап-ак казлар булыр иде. Чираттан каз көтүе көтә идек. Хәзер су буйларында казлар юк. Каз тавышын ишеткән дә юк. Чөнки авылда бер генә гаилә дә каз асрамый. Элек су буйлары бала-чага тавышыннан гөрләп тора иде: кайсы кәрҗин белән балык сөзә, кайсы тоныграк урында кармак салып утыра. Хәзер мин бәрәңге утырткан турыда, теге якта текә яр. Агачлар да юк иде. Хәзер юан-юан тал үскән. Менә шушы тыныч урынны бобрлар үз иткәннәр, һәм дә тирән итеп, буа буып куйганнар. Бу елда көчле яңгырлар булуга карамастан, буалар китмәде. Китәрлек тә түгел, алар аны һаман ныгытып торалар, тал чыбыклары белән үреп куялар. Буаны тирәнәйтәләр. Бу җәнлекләрнең хезмәтен күреп сокланмый мөмкин түгел. Юан-юан тал агачларын тешләре белән кисеп аударалар. Агачның кайрысын ашыйлар. Ә үзләре шундый акыллылар, бер генә кош-кортларга тимиләр.

Ике пар үрдәк килеп, бәбкәләр үстерде. Инде зур булдылар. Шунда ук йөзеп йөргән андатраларны күрергә була. Яр буендагы оясына, яшел үлән алып керәләр. Бу буаны бер пар челән дә үз итте. Җәй көне шушында булдылар. Ә елның бу фасылы бик кыска. Шушы кыска гына җәйдә барысы да ашыгалар. Салкыннар башланганчы балаларын үстереп, ныгытып җылы якка китәрлек итеп хәзерләргә кирәк. Кошларның монда ниндие генә юк. Берсеннән-берсе матурлар. Бер кечкенә кошчык кычыткан арасында яши. Аның матурлыгын күрсәң, үзе кечкенә бармак башы кадәр генә, ә тавышы, ул сайрап җибәрә, кайдан чыга икән мондый гүзәл тавыш диеп аптырыйсың.

Гүзәл матур җәй дә узып бара. Хәзер күке дә кычкырмый. Кошлар да сайрамый башлады. Көзгә таба барабыз. Үрдәк бәбкәләре дә үсеп җитеп, оча башладылар. Тиздән кошлар да, үрдәкләр дә җылы якка китеп барырлар. Китсеннәр әйдә, исән-имин киләсе язга әйләнеп кайтсыннар. Кече Әтнә инешенә ямь өстәп торсыннар. Әгәр дә мин бәрәңгене су буена утыртмаган булсам, мондагы гүзәллекне күрмәс идем. Минем бакча кырында янә бер җәнлек яши, "Ак тәпи", диләр. Яшәсен бу Ходайның янә бер яраткан җәнлеге.

Хәзер җанны әрнеткәне, шушындый матурлыкны без, кешеләр, үзебез ямьсезлибез түгелме? Су эчендә, су буйларында минераль судан, сырадан, аракыдан бушаган шешәләр башларын күтәреп яталар. Яр буена көн дә күтәреп килеп, төрле чүпләр түгәләр. Я, Ходаем, ничек җир күтәреп тора безне? Хөрмәтле авылдашларым, чисталык үзебездән тора. Әйдәгез, су буйларын пычратмыйк әле, үзебез яшисе җир бит!

Камил БӘЙРӘМОВ,

Кече Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев