Әтнә таңы

Әтнә суд коллективы да сынатмады

Күбебез судьяларны кырыс, таләпчән, кара мантиядән кеше язмышын хәл итүчеләр итеп күзаллыйбыз. Ә менә 03 октябрь көнне гадел хөкем йортында эшләүчеләр бөтенләй башка яктан ачылдылар - биючеләр һәм җырчылар ролендә. Бу көнне күрше Биектау районы мәдәният йортында «Фемида в содружестве муз» республика конкурсының зона этабы булып узды. Анда барысы сигез...

Реклама

Күбебез судьяларны кырыс, таләпчән, кара мантиядән кеше язмышын хәл итүчеләр итеп күзаллыйбыз. Ә менә 03 октябрь көнне гадел хөкем йортында эшләүчеләр бөтенләй башка яктан ачылдылар - биючеләр һәм җырчылар ролендә. Бу көнне күрше Биектау районы мәдәният йортында «Фемида в содружестве муз» республика конкурсының зона этабы булып узды. Анда барысы сигез район -Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Питрәч, Теләче һәм Әтнә районнары катнашты. Конкурс кысаларында Биектау районы мәдәният йортында һәрбер районның тормыш - көнкүреше турында күргәзмә эшләнгән иде. Конкурсны Татарстан Республикасы Югары суд рәисе Илгиз Гилазов ачып жибәрде. Жюри составында шулай ук Татарстан Республикасы Югары суд рәисе урынбасары Марат Хайруллин, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, РФ Хөкем департаментының Татарстан Республикасындагы идарәсеннән Ләлә Токарчук, Татарстанның халык артисты Вил Усманов бар иде. Конкурс 4 номинация буенча барды: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбль», «Бию» , «Оригиналь жанр». Әтнә район суды коллективы 3 бүлектә катнашты. «Вокал-соло» номинациясендә җәмәгать судьясы Курамшина Ләлә Ирек кызы чыгыш ясады. Биючеләребез - район суды хезмәткәрләре Шакиров Делюс һәм Гафиева Әлфия тамашачыга татар халкының «Су буенда» дигән биюен тәкъдим иттеләр. Татар халык җырларына әзерләнгән тезмә (попурри) белән район суды хезмәткәрләре Фәйзрахманов Марсель, Шакиров Делюс, Мифтахова Гөлфирә, Хөсәенова Рашидә, Гафиева Әлфия һәм судья Мөхәмәтҗанова Гүзәлия Фатыйх кызы чыгыш ясаганда зал алкышларга күмелде. Бәйрәмдә шулай ук районнан дәрәҗәле кунаклар - район башкарма комитеты урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов катнашты. Район суды коллективы Әтнә сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллинага, вокал буенча укытучы Альбина Зәйнуллинага үзенең олы рәхмәтен белдерә. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бик матур номерлар эшләнде, алар тамашачылар һәм жюри тарафыннан югары бәяләнде. Конкурста катнашучылар барысы да истәлек дипломнары белән бүләкләнделәр. Чынлап та, суд системасында эшләүчеләр арасында ачылмаган талантлар бик күп икән. Аларга киләчәктә дә уңышлар телик.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: