Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә суы эчәргә яраксыз...”

Төшке аш вакытында өйдәге телефоннан (!) "Суыгызны тикшерергә киләбез, үзегез барында ук эчәргә яраклымы, түгелме икәнен әйтәбез, өйдә булуыгыз кирәк,"- дип шалтыраттылар. Янәсе Әтнә суы эчәргә яраксыз, безне алдалап, әле җитмәсә "Чиста су" дип су керткәннәр икән. Менә шуны "изге күңелле" кешеләр төзәтмәкчеләр. Чын-чынлап ышанып та куярсың, ышанырлык итеп сөйлиләр,...

Төшке аш вакытында өйдәге телефоннан (!) "Суыгызны тикшерергә киләбез, үзегез барында ук эчәргә яраклымы, түгелме икәнен әйтәбез, өйдә булуыгыз кирәк,"- дип шалтыраттылар.

Янәсе Әтнә суы эчәргә яраксыз, безне алдалап, әле җитмәсә "Чиста су" дип су керткәннәр икән. Менә шуны "изге күңелле" кешеләр төзәтмәкчеләр. Чын-чынлап ышанып та куярсың, ышанырлык итеп сөйлиләр, әле ярый алданрак коммуналь хуҗалык рәисе Рамил Сәфәров белән бу хакта сөйләшеп өлгергән идек.

- Әтнәдә суны экспресс алым белән тикшереп биреп, яраксыз дип фильтр урнаштырырга кирәклеген әйтеп, фильтр куеп йөри башлаганнар. Фильтрның бәясе өч меңнән сигез мең сумга кадәр тора, һәм әлеге фильтрны карап, хезмәт күрсәткән өчен килешү дә төземәкчеләр, һәм шуңа акча түләп торырга кирәк була. Районыбыз җитәкчеләре белән дә сөйләштек бу хакта, һәм халыкны кисәтәсебез килә, алданмагыз! Тикшертәсегез килсә, суның сыйфатын тикшертегез, фильтр да куйдыртыгыз, тик суның химик анализын ничә минут эчендә генә тикшертеп булмый, анысына атнадан артык вакыт кирәк, ә экспресс алым белән Биектауда суны 100 сумга тикшереп бирәләр. Иң мөһиме: Әтнәдә су эчәргә яраклы, аны белү өчен кеше саен йөреп суны тикшертәсе юк, башнядагы суларны тикшерү дә җитә, һәр хуҗалыкта шул су. Безнең карамактагы һәр башняның суы тикшертелгән, һәм тикшерү нәтиҗәсе коммуналь хуҗалыкта бар, кирәк булса күчермәсен алып үзегездә тотыгыз. Әтнәнең "Поле чудес" дип аталган яңа бистәсендә, Сарман, Пионер... урамнарында кертелгән су катырак, анысы да 8 берәмлек, катылык 10 берәмлеккә кадәр рөхсәт ителә. Фильтр куйганга карап ул су йомшамый, ә Әтнәнең калган өлешендәге су йомшак, катысы да, йомшагы да эчәргә яраклы. Без су эчәргә ярамаса, аны кулланылышка кертә алмыйбыз, чөнки рөхсәт бирмиләр...- дигән иде Рамил Рафаэль улы.

Халыктан ничек кенә акча җыймыйлар хәзер, кызыктыра да, чөнки "бушлай хезмәт күрсәтәбез", дип башлыйлар җөмләне. Ә ахырын кабалага төшкән кеше үзе белә. Өйдәге телефонга шалтыратулары да гаҗәпләндерде, телефон белешмәсе бар дип әйтер идең, безнең номер анда да кертелмәгән...Һәркемгә уйланырга урын бар, аң булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев