Әтнә таңы

Әтнә сыерлары сөтне күп бирә

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 31 март мәгълүматларына караганда, бу көнне Әтнә районында 160 тонна тулай савым алдылар.

Республика буенча бу күрсәткеч 3264,1 тонна тәшкил итә. Башкача әйтсәк, Татарстанда сауган барлык сөтнең егермедән бере безнең район өлеше. Бу көнгә республиканың 9 районында 100 тоннадан артык сөт саудылар. Кукмарада - 180 тонна, Балтачта - 176,5 тонна, Арчада 161,3 тонна тәшкил итте... Болары тулай савымы безнекеннән күбрәк булучылар.

Ә гомумән алсак, Әтнәбез сөт җитештерүче 43 район арасындагы рейтингның I баскычына урнашты. Чөнки бер сыердан сауган сөт күләме буенча да, авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына сөт җитештерү өлкәсендә дә безгә җитүче юк. Иң куанычлысы шул - әлегә бу күрсәткечләр арта гына бара. Министрлык мәгълүматларына караганда, сауган сөт узган елгыдан 27,5 тоннага һәм ай башына карата 8,5 тоннага арткан. Хәтта алдагы көн күрсәткеченнән дә ярты тоннага артык.

Бу көнне Әтнә сыерларының һәрберсе уртача 22,5 килограмм сөт бирде. Ул исә, райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарына исәпләсәк, 2,99 килограмм тәшкил итте. Башкаларның бер сыердан уртача 20 килограмм да сөт савып алмавын һәм авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2 килограмм сөт җитештерүче районнарның нибары 3 кенә булуын күзаллаган хәлдә, бик зур саннар бу! Әйтик, рейтингның II баскычында баручы Сабаның бер сыеры уртача - 19,6 кило, III урындагы Кукмараның бер баш сыеры 17,5 кило сөт бирә. Рейтингта V булып урнашкан Мамадышта бер сыердан уртача - 17,2 кило, IV урындагы Балтачта - 16,9 кило, рейтингның VII баскычындагы Кайбычта төгәл бер пот сөт савып алалар. Бүтән районнарныкы бер поттан да азрак, ә Татарстан буенча ул 14 килограмм булды.

Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына сөт саву күрсәткече дә рейтингка нык йогынты ясый. Югарыда бары 3 хуҗалыкның гына бу күрсәткече 2 килограмм чиген узуны телгә алган идем, тагын 10 хуҗалыкта ул 1 килограммнан артык. Ә республикада 0,82 килограмм тәшкил итә.

Еш кына: "Әтнәдә сөтне ничек күп җитештерәләр икән?" - дип кызыксыналар. Сәбәпләрнең берсе һәм иң нигезлесе шул - бездә күп итеп сөт савып алуга омтылыш район кабат оешуга ук барлыкка килде. Һәм ул илдәге, дөньядагы заман технологияләрен куллану, яңа тораклар, савым заллары төзү, җиһазлар сатып алу исәбенә тормышка ашырылып килә. Биредә заман таләпләре нигезендә төзелгән бозаулату, хәтта яшь бозаулар тораклары да зур роль уйный. Күптән түгел Әтнәгә Казан ветеринария академиясе укытучыларыннан торган профессорлар десанты килүе турында язган идек. "Таң" хуҗалыгында вакытта кунаклар аеруча яшь бозаулар торагына сокландылар. Автор фотосында шул вакыт сурәтләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: