Әтнә сыерлары сөтне күп бирә
Республиканың уртак сөт казанында Әтнәбез өлеше артканнан-арта.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 17 февральгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнне республиканың авыл хуҗалыгы районнары барысы 3113,8 тонна сөт савып алдылар. Биредә безнең район өлеше 151 тонна тирәсе, ягъни 43 район савып алган сөтнең 4,8 проценты - безнеке. Бик зур күрсәткеч бу! Тулай сөт савып алу буенча нәтиҗәбез, дөрестән дә сокланырлык. Бу күрсәткечебез Арчаныкыннан аз гына ким. Дөрес, Балтач һәм Кукмарада тулай сауган сөт күләме 170 тоннадан ук артык.
Бу көнне районда бер сыердан уртача 21,5 килограмм сөт савып алынды. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,81 килограмм тәшкил итә. Без - министрлык биргән исемлекнең башында. Икенче урында баручы Саба сыерларының һәрберсе бу көнне уртача 19,4әр килограмм сөт биргән. Аннан соң урнашкан Балтач, Мамадышта - 17 килограмм тирәсе.
Районга әйләнеп кайтсак, бу көнне 25 тоннага якын сөт алдагы елдан артык булды. Зачет исәбеннән саткан сөт күләме, шәхси хуҗалыклар өлешен дә кертсәк, 170 тоннадан артып китте. Дүрт хуҗалыкның көн саен 20 тоннадан артык сөт сатуын язган идек инде, аларга тагын бер хуҗалык өстәлергә тора. "Ленин", "Таң", "Шахтер", "Тукай" хуҗалыкларыннан торган элиталы клубка "Күшәр" дә керергә омтыла.
Хуҗалыклар нәтиҗәләре белән дә танышыгыз.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 18 февральгә зачет исәбеннән саткан сөт, өченче - алдагы елдан артык яки ким.
Дусым 11463 +180
Күңгәр 7569 +2199
Күшәр 19839 +1199
Ленин 24419 -609
Таң 24942 +6669
Мәңгәр 14236 +1169
Шахтер 25310 +4330
Уңыш 7388 -480
Тукай 20524 +3650
Районда 155690 +18307
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев