Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә табибларының эше “Канәгатьләнерлек”. Таләпләр каты...

Сәламәтлек Әтнә табибларының эше "Канәгатьләнерлек". Таләпләр каты... Чәршәмбе көнне район үзәк больницасының актлар залында районыбызның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре 2015 елгы эшләренә нәтиҗә ясап, 2016 елга максат куйдылар. Һәм ул район халкының сәламәтлеген яхшырту, үлемне киметү белән бәйле. Гадәттәгечә еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар алар. Үзләре генә дә түгел, бергәләп, шатлык-борчуларны уртага...

Сәламәтлек

Әтнә табибларының эше "Канәгатьләнерлек". Таләпләр каты...

Чәршәмбе көнне район үзәк больницасының актлар залында районыбызның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре 2015 елгы эшләренә нәтиҗә ясап, 2016 елга максат куйдылар. Һәм ул район халкының сәламәтлеген яхшырту, үлемне киметү белән бәйле.

Гадәттәгечә еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар алар. Үзләре генә дә түгел, бергәләп, шатлык-борчуларны уртага салып, кимчелекләрен яшермичә, хәл итәсе мәсьәләләрнең уңай чишелешен эзләделәр. Медсовет эшендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары, безнең районның кураторы Елена Ивановна Шишмарева, Татарстан Республикасы министрлыгының дәвалау һәм профилактика идарәсе дәвалау ярдәме бүлегенең әйдәп баручы консультанты Индус Навис улы Сафин, район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галяутдинова һәм башка җаваплы иптәшләр катнашты. Җыелышны баш табиб Азат Харис улы Гарипов башлады һәм алып барды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 2015 елгы эшчәнлеге буенча да баш табиб хисап тотты. Ел дәвамында коллектив тарафыннан эшләнгән эшләрне саннарга салып, процентларда күрсәтте. Видеоэкранда бер-бер артлы алышынып торган сурәтләрдәге саннарда кеше гомерләре чагылыш тапты. Кызганыч, ул саннарда - райондашларның үлеме, сезнең һәм безнең битарафлык, табибларның карап җиткермәгәнлеге, ә бәлки Ходай тарафыннан бирелгән гомерләрнең соңгы чигедер... Төрлечә бәяләп була, министрлыктан килгән вәкилләр табиблардан таләп итте, ә мин аларның эшләгәннәрен күргән кеше буларак, үзебезне, авыл җирендә яшәүчеләрнең ваемсызлыгы хакында уйлап утырдым. Соңгы чикне көтәбез шул.

Ә Казан кунаклары: "Сезнең җирлектәге кешеләр авыртмаса да күренсеннәр, аз гына кәефләре булмаса да участок табиблары, фельдшерлар белән киңәшләшсеннәр, җитди авырулар булмаса бик әйбәт, сезнең эшегез дә күренә, үзләренә дә тыныч. Ә болай соңгы чиккә җиткәч, бик кызганыч, алып калып булмый. Ә бит бүгенге медицинаның мөмкинлекләре бик зур һәм аны файдаланырга кирәк. Авыл кешесенә үз сәламәтлегенең кадерен безгә, табибларга аңлатырга кирәк. 4 февральдә узган коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әнә шуңа басым ясады...", - дип, табибларга быел бергәләп эшләү кирәклеген, ярдәм кирәксә Казан табибларын безгә җибәрергә әзер торуларын да әйттеләр.

Иң куандырганы: узган ел үлем күрсәткече күп булса да, алдагы ел белән чагыштырганда азрак кимегән. Бу күрсәткеч һәм башка эш нәтиҗәләре буенча республика буенча бәя бирелә торган рейтингта безнекеләр - 9 урында. "Министрыбыз Адель Юныс улы Вафинның рәхмәтен дә тапшырам, "Тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә күрсәткечләрен күпкә яхшырттылар. Тагын да яхшырта алалар, тәэмин ителгән район, белгечләре җитәрлек.." дип әйтергә кушты... " Күргәнегезчә, сезгә аерым таләп...- диде сәламәтлек саклау буенча районыбыз кураторы Елена Ивановна. Бер уңайдан ел дәвамында нәтиҗәле эшләүче терапевт Лилия Солтановага, Күшәр фельдшер акушерлык пункты мөдире Сәрия Камаевага, шәфкать туташы Зөлфия Сабирҗановага министрлыкның бүләкләрен-дипломнарын тапшырды ул.

Район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галяутдинова да табибларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Аз гына эшчәнлекләренә тукталыйк. Әтнә больницасы 13216 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның 10903 олы яшьтәгеләр, 2313 - балалар. Бар хезмәтләрен РФ,ТРның норматив һәм хокукый актлары, РФ, ТРның сәламәтлек саклау министрлыгының боерыклары нигезендә алып баралар Берничә ел рәттән уздырылучы, күп кенә авыруларны ачыкларга ярдәм иткән диспансеризация дә әнә шундый чараларның берсе. Узган елгы эшчәнлекләре район халкы арасында үлүчеләрнең санын киметү максатын күздә тотып башкарылса да, кызганычка каршы, ел дәвамында 216 кешенең гомере өзелгән. Бер бала үлеме бар. 59 кеше инвалидлык алган, шуның 37 се хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. Инвалидлыкка китергән чирләр булып кан әйләнеше авыртулары (20 кеше), яман шеш (10 кеше) тора. Травма алучылар, агуланучылар, кан әйләнеше авыртулары белән дәваланучылар да бик күп. Күшәрдә ФАП ачылган, өч ФАП: Олы Мәңгәр, Кышлау, Яңа Шашыныкы төзекләндерелгән. Югары технология медицина ярдәме программасы буенча 34 кеше дәваланган. Яман шеш авыртулары да иң авырткан җир. Узган ел ахырына 254 кеше исәпкә куелган. 14 кеше авыр төре белән дәвалана. 40ы үлгән, 5е хезмәткә яраклы яшьтә. Сәбәп һаман бер: соңга калып мөрәҗәгать итү, тулысынча дәваланмау. Йөрәк инфаркты булучылар да вакытында мөрәҗәгать итми икән. 23 кешегә инфаркт булган шуның 7 се генә 6 сәгать эчендә табибларга мөрәҗәгать иткән. Аллага шөкер, инсульт белән үлүчеләр азайган, 46 авыру теркәлгән, 42 се дәвалау үзәгенә җибәрелгән, 5се вафат. 2014 елда 12 кеше үлгән булган. Мондый саннарны күпләп язып була, тик аннан берни үзгәрмәячәк, киткәннәр кайтмый. Шуңа күрә үзебез аңлырак булыйк, табибларыбыз үз эшләрен белә, матбугатта язып торабыз, табиблар язганын игътибар белән укыгыз, билгеләре булса, күренегез, дәваланыгыз. Бергәләп эшләсәк, нәтиҗәсе булмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев