Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә табибы: авыз куышлыгындагы яман шеш авырулары да игътибарга лаек

Бу төр авырулар авыз куышлыгын, ирен, тел, тамакның лайлалы тышчасын зарарлый.

Башка төрдәге рак авыруыннан аермалы буларак, авыз куышлыгындагы яман шеш авыруларын иртә стадияләрдә танып белеп һәм кичекмәстән дәвалауны башлап була. Әмма күпләр бу чирнең беренче билгеләренә игътибар итми, авыру тарала бара һәм аны дәвалау да катлаулана. Әгәр вакытында беленсә, авыз рагыннан вафат булучыларның 90 процентын коткарып калып булыр иде.

Авыруның сәбәпләре:

  1. озак вакыт тәмәке тарту;

  2. алкоголь куллану;

  3. лайлалы тышчаның җәрәхәтләнүе;

  4. дөрес тукланмау, А витамины җитмәү, бик кайнар яки бик салкын азык белән туклану;

  5. насвай куллану;

  6. кеше папиломма вирусы (бу төр вирус хатын-кызларда аналык җиңсәсе рагын китереп чыгара һәм бары җенси юл белән генә тарала).

Авыз куышлыгы рагының симптомнары:

чир авыз кырыендагы кечкенә, әмма озак вакыт төзәлмичә йөри торган җәрәхәттән башланырга мөмкин. Ә авыз эчендә ак һәм кызыл таплар, бүлтәеп чыккан урыннар, эрозияләр булырга мөмкин. Мондый билгеләр булганда, кичекмәстән стоматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук кешенең тавышы үзгәрергә, лимфа төеннәре шешергә мөмкин.

Авыз куышлыгы рагы үсешенең 3 стадиясе була:

  • башлангыч фаза - авырту бөтенләй дә сизелми, лайлалы тышчаның калынаюы, ак кунык (җәрәхәт) барлыкка килү;

  • үсеш фазасы - яхшы ук күренеп тора торган җәрәхәт, яисә, папиляр шеш. Авырту барлыкка килә һәм бу очракта кеше табибка күренергә мәҗбүр була;

  • азгын фаза - яман шеш куркыныч һәм агрессив халәткә күчә, башка тукымаларга бик тиз тарала, көчле авырту барлыкка килә.

Авыз куышлыгы яман шеш авыруларын кисәтү мөмкин. Моның өчен стоматологка теш белән проблема булганда гына түгел, ә авыз эчендә, тамакта теләсә-нинди шикле үзгәрешләр булганда да мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Даими рәвештә үзегезнең авыз эчен, тамак, иреннәрне карап, тикшереп торыгыз. Иреннәргә җәен SPF20дән дә ким булмаган кояштан саклану кремы сөртегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев