Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә такси йөртүчеләре нәрсә яратмый

Такси йөртүчеләр пассажирлар белән бәйле 7 төрле әйберне яратмыйлар. Шул исәптән Әтнә таксистлары да. Ә бездә Казанга йөрүчеләр бик күп. Шуңа күрә моны белеп тору бик мөһим. Беренчедән, таксины сызгырып туктатмагыз. Күпчелек моны эткә сызгырган кебек дип кабул итә. (Кул күтәреп тавыш бирү дөресрәк булыр). Моннан тыш, кайбер пассажир машинага...

Такси йөртүчеләр пассажирлар белән бәйле 7 төрле әйберне яратмыйлар. Шул исәптән Әтнә таксистлары да. Ә бездә Казанга йөрүчеләр бик күп. Шуңа күрә моны белеп тору бик мөһим.

Беренчедән, таксины сызгырып туктатмагыз. Күпчелек моны эткә сызгырган кебек дип кабул итә. (Кул күтәреп тавыш бирү дөресрәк булыр).

Моннан тыш, кайбер пассажир машинага кереп чумуга кая барырга икәнен генә әйтә, яисә, бер сүз дә әйтми. (Машинага кереп утырганчы ук исәнләшегез).

Пассажирлар арасында такси йөртүчегә каян, ничек барырга икәнен өйрәтеп баручылар да очрый. Бу таксистның ачуын чыгара. (Болай эшли күрмәгез, кирәк булса ул үзе сорый. Ә инде аның сезгә кирәк маршрут буенча баруын теләсәгез, бу хакта алдан ук әйтегез).

Кайбер пассажир таксистны юл йөрү кагыйдәзләрен бозарга өнди. Янәсе, тизрәк барып җитәчәк. Бу очракта таксиның видеокамерага эләгүе, хәтта юл һәлакәтенә дә очравы бар. Әлбәттә, пассажирга ниндидер зыян тимәскә дә мөмкин, тик "кара исемлек"кә керүе бар. (Шуңа күрә ашыгыч барып җитергә кирәклек турында йөртүчегә алдан әйтеп куегыз. Бары шул гына. Ә ничек һәм каян барырга икәнен ул үзе белә).

Таксист исерек пассажирны да яратмый. Чөнки исерек күп сөйләшеп, бәйләнеп, үзен герой итеп күрсәтергә ярата. (Исерек хәлдәге пассажирның, таксига утырмавы хәер).

Йөртүче машина салонында ашап баручыны да яратмый. Хәер, андыйларны яратып булмый да. Ул машинадан төшкәннән соң, салонны җыештырырга кирәк булачак. Вак кывйпылчыклар барыбер дә коела, аларны тузан суырткычтан башка юк итеп булмый. (Зинһар өчен, машинада ашамагыз. Ишеткәнегез бардыр, өлкәннәр: ачлык заманны теләп бару белән бер бу, диләр. Инде бер дә түзә алмасагыз, таксисттан рөхсәт сорагыз).

Кайвакыт таксиның арткы утыргычындагы яшьләр үбешеп баралар. Бу очракта таксисит күрмәсә дә, сезнең ни белән шөгыльләнгәнне ишетә. Бу аның ачуын кубара. (Үзегезне контрольдә тотыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев