Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә таналары яңа торакта

"Тукай" терлекчелеге сөт саву буенча гына түгел, терлекләрдән үсеш алу өлкәсендә дә алга ыргылыш ясады.

Әлбәттә, моның нигезендә икътисадны тотрыклы итү, терлекләрне яңа технологияләр буенча, заман таләпләрен искә алып төзелгән торакларда тәрбияләү ята. Ә алар яңгырдан соң баш төркән гөмбәләр күк: районның әле бер, әле икенче хуҗалыгында калкып чыгалар. "Тукай"ның Олы Әтнә фермасындагы хәзерлек таналары өчен дип үзгәртеп корылган, элекке үгезләр торагын карап кайттык. Ферма, тирес белән бәйле булса да, гаҗәеп манзара дип шаккаттык. Торакның буе, киңлеге - иркенлеге һәм мондагы чисталыкка сокландык. Торак һәм аның хуҗалары белән терлекче Фәрит Нәҗипов таныштырды.

  • Монда эшләргә үк күңелле. Иртән килеп торак ишеген ачып, кичен ябып кына кайтып китәм дияргә дә була. Чөнки барысы да техникага көйләнгән... Өстәвенә, күрше торакта гына җәмәгатем дә яшь бозаулар тәрбияли, - дип елмая. Бүгенге көндә биредә 390 тана тәрбияли. Таналар калын салам түшәктә йоклыйлар, иркен хәлдә кардага чыгып-кереп йөриләр.

  • Монда әлегә 5 отсек: өчесендә - хәзерлек, икесендә буаз таналар тәрбияләнә. Киләчәктә бу торакта 600-700 баш терлек тәрбияләнәчәк., - дип сүзгә зоотехник Айрат Галимҗанов кушылды...

  • (Мәкалә белән газетада таныша аласыз).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев