Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә тарихы гаять тирән

Тарихи һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан Комыргуҗа мәктәбендә күптән түгел "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Анда китапның авторы - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һәм фәнни хезмәткәрләр Сайрус Хәмидуллин, Халидә Баһаутдинова катнашты. Очрашуда район хакимияте аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, районыбызның шәҗәрәләр...

Тарихи һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан Комыргуҗа мәктәбендә күптән түгел "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Анда китапның авторы - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һәм фәнни хезмәткәрләр Сайрус Хәмидуллин, Халидә Баһаутдинова катнашты.

Очрашуда район хакимияте аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, районыбызның шәҗәрәләр төзү остасы - Югары Көек авылыннан Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов һәм мәктәп­ләрнең тарих укытучылары, районның музей җитәкчеләре катнашты.
Очрашу гаять файдалы булды, чынлыкта аны районыбыз тарихын барлау дию дөреслеккә күбрәк туры килер, мөгаен. Чыннан да, китап авторы әйтмешли, "Әтнә җире данлы үткәне белән горурлана ала". Моның күп төрле чыганаклары бар. Очрашуда шуларның берсе - кабер ташларындагы язулар турында сөйләштеләр.
- XV гасырдан XX гасыр башларына кадәрге чорга караган борынгы кабер ташларының иң күбе Әтнә җирендә табылды. Барысы 1567 ка­бер ташы таптык. Зуррак саналган Арча ра­йонында аларның саны 1288 генә, Кукмарада берничә йөз генә... - диде язучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев