Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә – татар теленең башкаласы

Күшәр мәдәният йортында Халык-ара туган тел көне уңаеннан булып узган очрашуда күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, "Казан утлары" журналының баш мөхәрире Илфак Ибраһимов ( Мөхәммәт Мирза) Әтнәбезне әнә шулай дип атады.

Бирегә бу көнне татар телен яратучылар - укучылар, укытучылар, мәдәният йорты җитәкчеләре, китапханәчеләр җыелган иде. Ямь өстенә ямь дигәндәй, Казаннан да ерак юлны якын итеп язучылар кайтып төшкән. Юмор һәм сатира остасы Камил Кәримов, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм алда әйтеп киткән Илфак Ибраһимов бәйрәмнең мәртәбәле кунакларына әйләнде.

Исеменнән үк күренгәнчә, кичә барышында сүз туган телебез, аның бүгенге көндә тоткан урыны, киләчәк буынннарга калачак мирасы турында барды. Аны ачып җибәреп, алып баручы, мәдәният бүлеге методисты Райлә Галиева халык-ара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, шул ук вакытта кызыклы фактларга да тукталып узды. Кичә җыр- моң белән уралып барды. Айзат Хайруллинның сәнгатьле итеп башкарган туган тел турындагы шигыре, яшь талантлар - Дилә Камалиева, Әдилә Хәмидуллина, якташыбыз Гөлүзә Сираҗиеваның моңлы итеп җырлаулары берәүне дә битараф калдырмагандыр. Чыгыш ясаучылар арасында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укучылар да бар иде. Чембулат авылыннан Гөлсинә Әхмәдуллина, Яңа Шашы мәктәбеннән Ләйсән Шәфикова әнә шундыйлардан. Ул минутларда зал беравык тын калды, ихластан яратып кабул итте. Кунаклар да бу шигырьләрне аерым игътибарга алып, киләчәктә иҗади хезмәттәшлеккә чакырдылар.

"Якутлар табыла вакыт белән" . Татарда шундый мәкаль бар. Сезнең яклар күренекле татар шагыйрьләрен, язучыларны, бөек Тукайны, галим Шиһабетдин Мәрҗәнине, шагыйрь Сибгат Хәкимне биргән төбәк. Шуңа да иң чиста, матур сөйләм үрнәге сезнең яктан, Казан артыннан . Бу сезнең балаларыгызга, оныкларыгызга, киләчәк буыннарга мирас булып кала торган зур горурлык. Һәм сез аңа лаеук булып яшәсәгез иде", - диде кичәне йомгаклап Илфак Ибраһимов. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр. Татар теле укытучыларына, китапханәчеләргә үзләренең яңа чыккан китапларын бүләк итеп тапшырдылар. Олы байлыгыбыз булган туган телебезгә карата зур хөрмәт белән әзерләнгән чара һәркемгә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев