Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - 10 яшьлек кыз машина астында калган

Пермские школьники отправились в Казань и насмерть сбили 10-летнюю девочку в Удмуртии Удмуртиядә 10 яшәлек кыз юл һәләкәтендә үлгән. Һаләкәтнең сәбәпчеләре - Пермь укучылары. Казанга, аквапаркка дип машинада барган яшүсмерләрнең рулә артындагысына 14 яшь булган. Калган икесенә 13 һәм 12 яшь. «Җигули» машинасын 14 яшьлек малай әнисенең банк карточкасындагы 15...

Пермские школьники отправились в Казань и насмерть сбили 10-летнюю девочку в Удмуртии

Удмуртиядә 10 яшәлек кыз юл һәләкәтендә үлгән. Һаләкәтнең сәбәпчеләре - Пермь укучылары. Казанга, аквапаркка дип машинада барган яшүсмерләрнең рулә артындагысына 14 яшь булган. Калган икесенә 13 һәм 12 яшь. "Җигули" машинасын 14 яшьлек малай әнисенең банк карточкасындагы 15 мең акчага алган.

Трассадан барганда тәрәзәләре тонировкалы машинага ЮХИДИ инспекторлары игътибар итә. Яшүсмерләр алардан качырга уйлап, якындагы авылга борылалар. Тар урамнардан барганда яшүсмер идарәне югалта һәм мәктәпкә баручы 10 яшьлек кыз баланы таптата. Алган җәрәхәтләрдән кыз бала шунда ук җан бирә. Кайсы кая качкан үсмерләрне полиция тоткарлый. Хәзер алар өчен әти-*әниләренә җавап тотарга туры киләчәк.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев