Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - 46 яшьлек иргә 320 тапкыр пычак белән кадаганнар

Яшел Үзән районы авылларының берсендә яшәүче 45 яшьлек хатынны кеше үтерүдә гаеплиләр. Фаҗига әлеге хатын һәм зыян күрүче, аларның ике танышы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп чыккан. Кайсыдыр мизгелдә хатын белән 46 яшьлек ир-ат арасында тавыш килеп чыккан. Әлеге хатын кулына пычак алып ир затына берничә мәртәбә кадаган.Танышлары аның...

Яшел Үзән районы авылларының берсендә яшәүче 45 яшьлек хатынны кеше үтерүдә гаеплиләр. Фаҗига әлеге хатын һәм зыян күрүче, аларның ике танышы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп чыккан. Кайсыдыр мизгелдә хатын белән 46 яшьлек ир-ат арасында тавыш килеп чыккан. Әлеге хатын кулына пычак алып ир затына берничә мәртәбә кадаган.Танышлары аның кулыннан пычакны алып, "ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртканнар. Әмма килгән машинадагыларга ишек ачучы булган,чөнки эчү мәҗлесе кабат дәвам иткән. Күпмедер вакыттан соң, гауга кабатланган. Бу юлы хатын әлеге иргә бөтен тәне буенча 320 мәртәбә пычак белән кадаган. Күп кан югалту нәтиҗәсендә ир-ат җан тәслим кылган. Хатын үзенең гаебен таныган. Аңа карата "Үтерү " маддәсе буенча эш кузгатылган. Аллам сакласын, мондый хәлләр бездә була күрмәсен инде. Хәбәр Яшел Үзән сайтыннан алынды.
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев