Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - базарда янгын

Казанда » Адмирал» сәүдә комплексы янды. Янгын вакытында 4 кешенең үлгәне билгеле булды. Хәзер коткаручылар янгын калдыклары астында калган кешеләрне эзлиләр. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 305 кеше составындагы тупланмасы һәм 76 техника берәмлеге эшләвен дәвам итә. Шулай ук бирегә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ эзләнү- ярдәм коткаручыларыннан...

Казанда " Адмирал" сәүдә комплексы янды. Янгын вакытында 4 кешенең үлгәне билгеле булды. Хәзер коткаручылар янгын калдыклары астында калган кешеләрне эзлиләр. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 305 кеше составындагы тупланмасы һәм 76 техника берәмлеге эшләвен дәвам итә. Шулай ук бирегә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ эзләнү- ярдәм коткаручыларыннан торган 30 кешелек отряд та килергә тиеш. Көндезге 12 гә Самара шәһәреннән 100 кешелек отряд һәм 20 техника берәмлеге килүе дә көтелә. Янгын сату комплексының сул ягында урнашкан кафе бинасыннан башланган. Аның гомуми күләме 12 мең квадрат метр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев