Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ - бию укытучысы сак астына алынган

Татарстанның Тикшерү комитеты Казанның бер мәктәбендә бию укытучысы булып эшләгән Владимир Соколовны сак астына алды. Ул 8 яшьлек укучы кызга карата сексуаль характердагы хәрәкәтләр эшләүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча агымдагы елның 19 маенда әлеге ир үзе укыткан мәктәптә кызны алдына утырткан һәм аның эчке киеменә кулын тыккан. Бала өйгә кайткач...

Татарстанның Тикшерү комитеты Казанның бер мәктәбендә бию укытучысы булып эшләгән Владимир Соколовны сак астына алды. Ул 8 яшьлек укучы кызга карата сексуаль характердагы хәрәкәтләр эшләүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча агымдагы елның 19 маенда әлеге ир үзе укыткан мәктәптә кызны алдына утырткан һәм аның эчке киеменә кулын тыккан. Бала өйгә кайткач бу турыда әти-әниләренә әйткән. Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Моңа кармастан, суд аны сак астына алу турында карар чыгарган. Әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: