Әтнә таңы

“Әтнә таңы” бәйрәм итә бүген!

Газетабызның фотожурналистына - 59 яшь ! Фотога төшерү белән мавыкса да, шөгыльләре күп аның, алыштыргысыз кеше ул безнең өчен, чөнки куллары алтын, тотынган эшебез барып чыкмаса да, берәр нәрсә ватылып китсә дә, киңәш кирәксә дә, Хәйдәр абыебызга мөрәҗәгать итәбез. Ә ул карусыз, "яхшы, хәзер карыйм", дип сөендерә. Бүген аңа карап...

Газетабызның фотожурналистына - 59 яшь ! Фотога төшерү белән мавыкса да, шөгыльләре күп аның, алыштыргысыз кеше ул безнең өчен, чөнки куллары алтын, тотынган эшебез барып чыкмаса да, берәр нәрсә ватылып китсә дә, киңәш кирәксә дә, Хәйдәр абыебызга мөрәҗәгать итәбез. Ә ул карусыз, "яхшы, хәзер карыйм", дип сөендерә. Бүген аңа карап үзебез дә сөенәбез, коллективыбызда иң өлкәне булса да, ул иң акыллысы һәм иң яшь күңеллесе, җор сүзлесе! Бик акыллысы, бик тыйнагы. Аңлагансыздыр, барыбыз да яратабыз аны! Хәйдәр Габделхәй улы Гарипов! Бүген ихлас күңелдән, олылап, туган көнең белән котлыйбыз сине. Сау-сәламәт булып, гаиләңнең кадерен тоеп, тигезлектә, муллыкта, шатлыкта яшәргә насыйп булсын. "Заманында без малайлар идек"- бүген дә әнә шул сыйфатларыбызны саклап яшик! "Важныйлансак"та, эреләнмик!

Юлдаш булып гомер буе

Бәхет шатлык сине чорнасын.

Туксанда да китмим әле, диеп

Ләззәтләнеп бүген елмайсын

Реклама

Елмаймаслык мыни? Горур эзләр

Еллар аша киткән тезелеп:

Гаиләң - энҗе, эшең - мәрмәр!

Дус-ишләрең хөрмәт белән

Зурлый Сине бүген сөенеп!

59 яшен белэн котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: