“Әтнә таңы“ - чебен гөмбәсе белән агуланган
Татарстанда яшәүчеләр арасында гөмбә ашап агуланучылар саны узган елга караганда ешаеп киткән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хәбәр итә. Ел башыннан инде гөмбә ашап агулануның 8 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең яртысы - балалар. Агуланучыларның барысы да хастаханәгә озатылган, үлүчеләр юк. Быел гөмбә ашап агуланучыларның кышка ризыкны үзе җыеп-әзерләгән булуы да...
Татарстанда яшәүчеләр арасында гөмбә ашап агуланучылар саны узган елга караганда ешаеп киткән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хәбәр итә. Ел башыннан инде гөмбә ашап агулануның 8 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең яртысы - балалар. Агуланучыларның барысы да хастаханәгә озатылган, үлүчеләр юк. Быел гөмбә ашап агуланучыларның кышка ризыкны үзе җыеп-әзерләгән булуы да әйтелә. Башлыча баллы гөмбә, йөнтәс гөмбә һәм майлы гөмбә ашап агуланганнар. Ә менә бер хатын-кыз чебен гөмбәсе ашап агуланган. Ул аларны үзе җыйган һәм "дәвалану" максатлары белән көн саен ашаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев