Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" дустын котлый

28 августта газетабызның иң якын дусларыннан берсе - Ары авылында гомер кичерүче, һәрчак үзенең кызыклы яңалыклары белән сөендерүче тынгысыз, тырыш, уңган, булдыклы Райлә Сәлихҗан кызы Кадимованың гомер бәйрәме - олы юбилее.Чәчәкле җәйләргә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, бүгенге көндә тату гаиләдә уңган хуҗабикә, туганнарына төпле киңәшче булып яшәүче, без...

28 августта газетабызның иң якын дусларыннан берсе - Ары авылында гомер кичерүче, һәрчак үзенең кызыклы яңалыклары белән сөендерүче тынгысыз, тырыш, уңган, булдыклы Райлә Сәлихҗан кызы Кадимованың гомер бәйрәме - олы юбилее.Чәчәкле җәйләргә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, бүгенге көндә тату гаиләдә уңган хуҗабикә, туганнарына төпле киңәшче булып яшәүче, без дуслары өчен ачык йөзле, дуслыкның кадерен белүче эчкерсез дустыбызны бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгелен күркәм гамәлләр белән бизәп, сөеп - сөелеп, ныклы терәгең - Фидаилең белән тигезлектә яшә Райлә!Гомерең озын, бәхетләрең мул булсын!

Җылы караш бүләк итсә ярың

Җанга дәва гөлдәй үрелә.

Кадерен бел яшәү мизгеленең,

Гомер безгә тик бер бирелә.

Туган көндә бүләк булсын сиңа,

Җан җылысы якын дусларның.

Исеңдә тот, бу дөньяда изге,

Дуслык дигән якты хис барын.

Көннәр, айлар, еллар саный -саный

Үтеп киткән икән ярты гасыр.

Шул гасырның бер бизәге бит син,

Үзең гади, үзең шундый сабыр.

Гомер агачларың ябалдашлы,

Өлгерәләр инде җимешләре.

Мулдан булсын, сиңа язмыш язган,

Бәхетләргә тигән өлешләре!

" Әтнә таңы" редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев