Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - ел игенчелек өчен уңышсыз булачак

Республика аграрийларына төрле һава шартларына әзер булырга киңәш итәләр Татарстан галимнәре янә игенчеләр өчен уңышсыз ел фаразлый. Алар республика аграрийларына төрле һава шартларына әзер булырга киңәш итәләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег...

Республика аграрийларына төрле һава шартларына әзер булырга киңәш итәләр


Татарстан галимнәре янә игенчеләр өчен уңышсыз ел фаразлый. Алар республика аграрийларына төрле һава шартларына әзер булырга киңәш итәләр.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег Шайтанов белдерде.

Аның сүзләренчә, иртә килгән яз туфракның өстәмә дым алу мөмкинлеге белән сөендерде. Әмма март аенда кар шулкадәр тиз эри башлады ки, республиканың көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнарында туфракта продуктив дым күләме 80-100 мм ны тәшкил итә, ә бу нормадан 2 тапкыр ким. "Кояшның кайнар нурлары астында кар парга әйләнде дияргә була", - дип ассызыклады агентлык хәбәрчесе.

Галим аңлатып узганча, бүген кар запасы Татарстанның төньяк районнары һәм Казан тирәсендә генә калган. Әлеге урыннарда туфрактагы дым дәрәҗәсе борчу тудырмый. Апрельдә кояш җәй көне кебек җылыткан очракта, калган кар эреп, туфрактагы дым запасларын тулыландырмыйча парга әйләнәчәк.

"Быел язгы кыр эшләре вакытында туфракта продуктив дым күләме аз булырда мөмкин", - дип фаразлый Олег Шайтанов.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев