Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" Фәридәсе махсус бүләк алды

28 октябрьдә, бүген, «Дворяннар оясы» ресторанында VI «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантаналы чарасы үтте. Җыелган кунакларны иң башта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан республикасының "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Флүс...

28 октябрьдә, бүген, «Дворяннар оясы» ресторанында VI «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантаналы чарасы үтте.

Җыелган кунакларны иң башта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан республикасының "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Флүс улы Миргалимов сәламләделәр. Милли темаларны укучыга, тамашачыга аңлаешлы һәм бер якка да авышмыйча җиткерә белү бүгенге заманда шактый четерекле эш булуы ассызыкланды.Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров, Казан шәһәре "Старый город" префектының беренче урынбасары Алмаз Кәлимуллин, татар хатын-кызлары оешмасы «Ак калфак» җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Татар авыллары» бөтенроссия оешмасы рәисе Фәнир Галимов тәбрикләделәр.

Бәйгедә актив катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары белән БТК башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров бүләкләде.Бәйрәмне җырчылар Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Фердинанд Сәлахов, шагыйрь Булат Ибраһим чыгышлары бизәп барды. Кичәне Фердинанд Сәлахов һәм Зөлфия Шәмсуарова алып бардылар.

Конкурста быел 83 иҗат эше һәм журналистлар коллективы катнашты, дип хәбәр итә БТКның матбугат үзәге.

Бүген Казанда "Татар рухы һәм каләм" VI Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган әлеге конкурста быел Россиянең төрле төбәкләреннән 83 иҗат эше һәм журналистлар коллективы катнашты, дип хәбәр итә БТКның матбугат үзәге.Конкурсантларның эшләре БТК БК рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров рәислегендәге жюри - Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, "Безнең гәҗит" газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, "ТНВ" телевидениесенең "Халкым минем" тапшыруының авторы һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдинова, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи тарафыннан бәяләнде.

Быелгы конкурста "Милли яшәеш" номинациясендә "Татарстан" журналы хезмәткәре - Линар Закиров, "Безнең мирас" журналыннан -Рүзәл Мөхәммәтшин, "Шәһри Казан" газетасыннан -Алисә Сабирова, Төмән өлкәсенең "Тобольское время" телерадиокомпаниясеннән Римма Өметбаева җиңүчеләр дип табылды, "Туган як ядкарьләре" номинациясендә җиңүчеләр - Түбән Новгород өлкәсенең "Нижгар татарлары" журналы коллективы һәм Ульяновск шәһәреннән Рәмис Сафин. "Балачак мизгелләре" номинациясендә "Салават күпере" журналы һәм Актаныш телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова җиңүгә лаек булды. "Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту" номинациясендә җиңүчеләр - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Ватаным Татарстан" газетасы. "ТНВ" телерадиокомпаниясе журналисты Искәндәр Садретдинов "Нурлы Казан" номинациясендә, Киров өлкәсенең "Дуслык" газетасы хезмәткәре Шәмсия Хәлимова "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы" номинациясендә, Татарстанның Әтнә районы "Әтнә таңы" газетасы журналисты Фәридә Филатова "Татар авылланы тормышын, көнкүрешен, яшәешен иң яхшы яктыртучы" номинациясендә конкурсның махсус бүләкләренә лаек булды.

Моннан тыш, "Сабантуй" журналының баш мөхәррире Айдар Гыймадиевка, "Моя Удмуртия" телеканалы хезмәткәре Фәнзилә Салиховага, Казаннан журналистлар Наил Таһиров һәм Мөслимә Шәфыйкка, "Гаилә һәм мәктәп" журналы һәм "Татарстан" радиосы коллективына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

Котлыйбыз, Фәридә! Иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев