Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" газетасы укучылары белән сөйләшә

Аңлар өчен, эшләп карау кирәк Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетаның кәгазь вариантыннан тыш, төп сайты, "Контактта"гы ачык төркемнәре дә бар. Анда язып калдырган фикерләрегезгә дә без битараф түгел.

Кулыгызга газета алып укый башлауга безнең белән сөйләшә башлыйсыздыр. Бирелеп укый башласаң, теләсәң-теләмәсәң дә үзалдына ихтыярсыздан берәр фикер әйтеп куясың. Һичьюгы "Язалар инде шунда..." дисездер. Үзалдыгызга сөйләнгәнне ишетмәсәк тә, социаль челтәрдә язганнарыгызга җавап биреп барырга тырышабыз. Игътибарсыз калдылар, дип тә үпкәләмәгез, анда язмаганны газета битләренә күчерәбез. Бу сезгә яңалык түгел, яңалыгы: соңгы вакытта сайтка да, ачык төркемгә дә мәкаләләрне тулысы белән куймый башладык. Иң кызык урыныннан өзәбез. Монысы да чарасызлыктан эшләнә. Бу ярты еллыкта тиражыбыз кимеде. Сезнең белән кайда гына аралашмыйк, үзегез үк: "Интернетта бар, шуңа күрә язылмыйбыз", дидегез. Без кисәттек. Ышанып бетә алмадыгызмы, бәясын кыйбатсындыгызмы? 444 сум бер кибеткә кереп чыгарга җитә, ә безнең хезмәтнең авырлыгын, җаваплылыгын исәпкә алсагыз, бу артык кыйбат түгел. Сезнең бер үтенечегезгә җавап табу өчен генә дә, без ничә бусага таптап, күпме белгеч белән сөйләшәбез, әле моңа язу керми. Хәер, анысы кирәкми... ничек кенә булмасын без 100 укучыбызны югалттык. Тагын йөзегез безнең хәлгә кереп мәҗбүри язылгандыр. Һәр әйткән сүзегезне ишетәбез һәм кабул итәбез. Кеше аша әйтелгәннәр дә килеп җитә. "Шул бәягә язылабыз, хет почтальоннар китерсен инде вакытында", дип тә шалтыраттыгыз. Алена Петровнаның электрон почтасыннан алынган хатны да укыйк: "Хөрмәтле "Әтнә таңы" газетасы! Газета буенча үз фикеремне язарга мәҗбүрмен, ачуланмагыз. Яңалык кертергә кирәк,, минемчә

Тулырак язманы газета битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев