Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә таңы газетасы укучысы Надия Йосыпова әле генә "Башваткыч"та машина отты

"Машина отармын дип уйламадым" Татарстан телевидениесенең "Башваткыч" тапшыруында машина откан, Арчаның Яңа Кишет авылында яшәп, 27 ел китапханәче вазыйфасын башкаручы, узган ел бу эшчәнлек буенча 100 мең грант белән бүләкләнгән, газетабызны 10 ел алдырып, яратып укучы хәбәрчебез Надия Йосыпова әнә шулай ди. - Кая машина турында уйлау, Арчадан үзәкләштерелгән китапханәләр...

"Машина отармын дип уйламадым" Татарстан телевидениесенең "Башваткыч" тапшыруында машина откан, Арчаның Яңа Кишет авылында яшәп, 27 ел китапханәче вазыйфасын башкаручы, узган ел бу эшчәнлек буенча 100 мең грант белән бүләкләнгән, газетабызны 10 ел алдырып, яратып укучы хәбәрчебез Надия Йосыпова әнә шулай ди. - Кая машина турында уйлау, Арчадан үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Лилия Фазылова "Башваткыч" тапшыруында катнашып карамыйсыңмы?" дигәч, телсез калдым, шулай да кемнәр катнашачагын сорадым. "Түбән Кама, Казаннан бүлек мөдирләре була", дигәч, минем кебек гади китапханәчеләр юк икән, дип куркыбрак та калдым. Катнашып, белемемне сынап та карыйсы килде, "Киңәшләшим әле", - дидем. Кайткач ирем Рамилгә әйттем. Ул барырга кушты. Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис абый Арсланов та: "Катнашасың, машина да алып кайтабыз әле", - дип көлдерде. "Өч бал да җыя алмадың, районны көлкегә калдырдың дип ачуланмассыз", дип, катнашырга ризалык бирдем. Темасын "Китапханә, нәшрият, тарих..." диделәр. Азрак әзерләнгән булдым, "Башваткыч" дип язып, паштет (бер паштетка 4 йомырка, 600 грамм тирәсе сөт, "люкс" чүпрәсенең яртысы, 4 аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, 200 грамм сыер мае салып камыр басасың, табага җәеп куясың, 4 сантиметр тирәсе кабаргач, өстенә повидло җәясе. Груша повидлосы бик тәмле була, ди. Өстенә үзен теләгән бизәкләр куясы) пешердем. Берәр истәлек бүләге бирми калмаслар, дип тә өметләндем әле. "Үзем генә куркам", дигәч, минем белән Тәбрис абый, 21 яшьлек кызым Лилия барды. "Башваткыч" тапшыруына 16 майда төштек, 31 майда, иртәгә, күрсәтәчәкләр. Бер бүлмәдә икән ул, Тәбрис абый "Машина алырга килдек без", дип барып кергәч, оялып та куйдым. Шулай да ундүртле ак машинаны күргәч, улым Рәсимнең: "Бу машина тагын калды, безне көтәдер, алып кайтыйк" дигәне искә төшеп елмайдым. Миләүшә Айтуганова: "Сез 100 нче уенның катнашучылары, шаһитләре буласыз"- дип әйтеп үтте. Анда әйтәсе сүзләр онытыла икән, шигырь язган идем, сөйли башлагач аны да оныттым, тынычланырга вакыт бирделәр, соңыннан исемә төште. Уйный башладык, мин басам да басам икән җавап бирергә, Җәвит Шакиров: "Башкалар да уйнасын инде",- дип туктатты. Торам уйнамыйча, белүче юк, "Инде уйный башласаң да була", дигәч, тагын җавап бирдем. 13 балл җыйдым. Ял итәргә чыкканда "Супер уенга катнашасызмы?"- дип сорадылар. "Нинди катнашу, Нәкый Исәнбәтнең өч томлыгын ятлап бетереп буламыни", - дидем әле. Ә кергәч ризалаштырдылар. Соңгы мәкаль: "100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын" иде, җайлы гына булды. "Машина сезнеке, студиядән алыгыз", дип, 3 минут вакыт бирделәр. Аңга килеп, җыйналып, барыбыз бергә фотога да төшә алмадык, шунысы күңелдә калды - дип сөйли Надия Ризван кызы. Тора-тора да "Гади кешегә дә бирәләр икән, беркемем дә юк иде. 4 мәртәбә отканнар икән машинаны, берсе- Ләбиб Леронда, икенчесе- Фердинат Сәләховта, өченчесе - бер студент кызда, дүртенчесе -бездә",- дип горурланып та куя. Анысы бүген, ә алып кайтканчы отканына да ышанмый әле, "Икенче көнне алып кайтырга барабыз, "Без шаярттык кына", дисәләр, көлкегә калмабыз микән-",- дип тә уйлый. Ире Рамил дә: "Надия шалтыратып "Машина оттым", дигәч, "Юләрсетмә әле", дидем. Аннан соң бераздан кызга шалтыратып сорадым. Алып кайткач ышандык инде, балалар шатланды, бигрәк тә 5 яшьлек Ислам яныннан китми, без бит үз көчебез белән дөнья көткән авыл балалары бушка биргәнгә (авыл баласы сорау-җавапны эшкә санамый) ияләнмәгән",- дип сүзгә кушылды. Йосыповлар гаиләсе генә түгел, Арчада җитәкчеләр дә телсез кала. Ышанырлыкмыни?!Үзләрен, машинаны күрмичә, мин дә ышанмадым. "Машина әле тик тора, рәсми теркәлмәгән. Башта сатарбызмы , дип тә уйлаган идек, минем йөртү хокукым юк, иремнең кулы авыртып машинага утырмый башлаган иде, күргәч, калдырырга уйладык, машинабыз юк иде, инде Рамил үзе утырырга булды",- ди әңгәмәдәшем.. Кишетләр, райондашларының, хезмәттәшләренең ихлас шатланганына сөенә Надия. Әнә шул халыкның ышанычын аклавы, үзе белән горурлануларын әле уйламый. Гади халыкның гади баласы шул! Игелеген дә күрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев