Әтнә таңы

"Әтнә таңы" хәбәрчесе: "Барысы да тәрбиягә бәйле"

Җәбраил фәрештә үлем түшәгендә яткан Пәйгамбәребез гәләйхи үәссәләм белән очрашып: "Җир йөзенә 10 хәзинә алырга 10 тапкыр төшәм әле", - ди.

Шул 10 очракның икесен искә алыйк. "Өченче тапкыр Җиргә төшкәч, туганнар арасындагы татулыкны алам", - дигән Җәбраил фәрештә. Әйдәгез, туганнар арасындагы мөнәсәбәткә күз салыйк.

Күпләр: "Әйе шул, йорт-җир мирасы туганнарны талаштыра", - дип, гаепне мирас бүлешүгә генә кайтарып калмакчы булырлар. Ай-һай, алай гынамы икән?! Мирас бүлешү туганнар арасындагы дошманлыкның бер чагылышы гына ул. Хәзер туганнар арасында берни бүлешмәсәләр дә, бер-берсен яратмаучылар күп. Монда төп сәбәп тәрбиягә барып тоташа. Шуңа күрә кечкенәдән үк: "Сез - бертуганнар, иң якын кешеләр. Ә әти-әни мәңгелек түгел, әгәр сез ихлас туганнарча яшәсәгез, без, әти-әниегез дә һәрвакыт шат булырбыз", - дип, тәрбия бирү шарттыр.

Реклама

"Дүртенче тапкыр Җиргә төшкәч, хатын-кызның оятын алам", - дигән Җәбраил фәрештә. Хатын-кызның ояты, күпләр уйлаганча, гаурәтне ачып йөрү генә түгел әле ул. Монда тел оятын, рухи-әхлакый оятны, балага тәрбия бирү һәм башка бик күп төрле оятларны телгә алу дөрес булыр. Боларны укуга ук хатын-кызларның бер өлеше: "Ирләрне нишләтә икән?" - дияр. Җәбраил фәрештә ул хакта әйтмәгән шул. Хатын-кызның оятын алу да җитә, күрәсең. Дөрестән дә, шулайдыр, чөнки Пәйгамбәребез салаллаһу гәләйхи үәссәләм әйткәнчә, "Җәннәт ачкычы - аналарның аяк астында". Хәтта, баланы әти һәм әни икесе берьюлы чакырса да, бала беренче, икенче, өченче чиратта әнисе янына, шуннан соң гына әтисе янына килергә тиеш... Югыйсә, Исламда хатын-кызның хокукы юк аның, дияргә яратучылар да бар.

Күрәсезме, бала алдында - ана, димәк хатын-кыз роле ни дәрәҗәдә югары. Бу яктан караганда, "Һәй иреңә ышансаң..." - дип сүксәң дә, хәтта ул сүгүең урынлы булса да, аның шундый хәлгә төшүенең нигезе - ана тәрбиясе булып чыга түгелме?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: