Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ хәбәрчесе иҗаты

КЫШ Күлмәген алышкан агачлар, Моҗалар башында ак бүрек. Басуда җил хуҗа. Йөри ул Карларны елгадан себереп. Каралып күренгән урманның Ак челтәр элгәннәр читенә. Нәрсәдер язганнар куяннар Кардагы ак дәфтәр битенә. Төш күреп йоклыйлар уҗымнар Калын кар юрганы астында. Сап-сары көшелләр ындырда, Кардай ак күмәчләр табында.

КЫШ

Күлмәген алышкан агачлар,
Моҗалар башында ак бүрек.
Басуда җил хуҗа. Йөри ул
Карларны елгадан себереп.

Реклама

Каралып күренгән урманның
Ак челтәр элгәннәр читенә.
Нәрсәдер язганнар куяннар
Кардагы ак дәфтәр битенә.

Төш күреп йоклыйлар уҗымнар
Калын кар юрганы астында.
Сап-сары көшелләр ындырда,
Кардай ак күмәчләр табында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: