Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” хәбәрчесе Таһир абый да китте

Гомер буе игелекле, миһербанлы, мөлаем... Шундый иде Күәм авылында гомер иткән хәбәрчебез Таһир Гаптерәхим улы Мөхәммәтшин. Җайлап сөйләшер, әйтәсен әйтер, берәүгә дә кычкырып дәшмәс... Таһир абыебыз да 77 яшендә тыныч кына, берәүне дә борчымыйча гына, күрәсен күреп, югалтасыларын югалтып, сабыр итеп, авылдашларына, оныкларына төпле киңәшләрен биреп, фатихасын калдырып мәңгелеккә күчте....

Гомер буе игелекле, миһербанлы, мөлаем...

Шундый иде Күәм авылында гомер иткән хәбәрчебез Таһир Гаптерәхим улы Мөхәммәтшин. Җайлап сөйләшер, әйтәсен әйтер, берәүгә дә кычкырып дәшмәс... Таһир абыебыз да 77 яшендә тыныч кына, берәүне дә борчымыйча гына, күрәсен күреп, югалтасыларын югалтып, сабыр итеп, авылдашларына, оныкларына төпле киңәшләрен биреп, фатихасын калдырып мәңгелеккә күчте.

Хәбәрчелек стажы да илле елдан артык иде аның. Арчада чыга торган "Коммунизмга" газетасына яза башлаган Таһир абый, "Арча хәбәрләре"н дә, "Әтнә таңы"н да язмаларыннан мәхрүм итмәде. Шигырен дә, үгет-нәсыйхәтен дә язды. Чын корреспондент иде ул, Күәм авылы халкы шуңадыр яратып, "Корреспондет Таһир" дип йөртә иде аны.

Без дә Таһир абыйны ярата, хөрмәт итә идек. Олы йөрәкле хәбәрчеләребезнең берсе иде ул. Юк сәбәпләрен бар итеп, килеп, хәлебезне белеп китә иде. Дини, укымышлы иде...

Сагынырбыз, юксынырбыз сине, Таһир абый! Урының җәннәттә, авыр туфрагың җиңел булсын. Бу язмабыз синең рухыңа дога булып барып ирешсен.

Без,"Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, хәбәрчебез Таһир Гаптерәхим улы Мөхәммәтшинның вафатын белдереп, хатыны Дания апаның, кызы, оныкларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай Сезгә сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев