Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" хезмәттәшләре ХӘЙДӘР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ ГАРИПОВны 60 яшьлек юбилее белән котлый

Хезмәттәшебез ХӘЙДӘР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ ГАРИПОВка 16 гыйнварда 60 яшь тула. 60 яшең тулса тулсын әйдә, Кимемәсен генә дәрт-дәрман. Йөзгә кадәр яшә әле-һәммәбездән сиңа шул фәрман. Зур сәләтең, эш сөюең, гадилегең сүнмәсен, Изгелегең, игелегең гомергә сүрелмәсен... Мин дип күкрәк какмас, беләм дип мактанмас, күзгә-башка күренмәс, аяк астында буталмас, берәүне дә борчымас......

Хезмәттәшебез ХӘЙДӘР ГАБДЕЛХӘЙ УЛЫ
ГАРИПОВка 16 гыйнварда 60 яшь тула.
60 яшең тулса тулсын әйдә,
Кимемәсен генә дәрт-дәрман.
Йөзгә кадәр яшә әле-һәммәбездән сиңа шул фәрман.
Зур сәләтең, эш сөюең, гадилегең сүнмәсен,
Изгелегең, игелегең гомергә сүрелмәсен...
Мин дип күкрәк какмас, беләм дип мактанмас, күзгә-башка күренмәс, аяк астында буталмас, берәүне дә борчымас... - шул ук вакытта бер генә эш тә Хәйдәр абыйдан башка бармас. Замана техникасы характерын күрсәтә башласа да, фотоаппаратның рәте китсә дә, берәр төрле мәгълүмат кирәк булса да... зонт сынса да, сумка замогы күтәрелмәсә дә, өйдәге берәр нәрсә эшләмәсә дә Хәйдәр абый кирәк. "Юк", дип әйтмәс, "Булмый", дип кире бормас. Дәшми-тынмый гына төзәтер, киңәшен бирер. Алдан юл ярыр, күрсәтер, ярдәм итәр, белмәгәнен белгәнче өйрәнер... - әмма масаймас. Менә шундый тыйнак, менә шундый булган, менә шундый көчле, бар кеше белгән, бар кешегә кирәк булган ир-егет белән эшләү бәхете насыйп булды безгә, "Әтнә таңы"нда эшләүчеләргә. Тавыш-тынсыз гына гел янәшәбездә Хәйдәр абый һәм безгә бик тыныч ! Күңеле, үзе яшь чырайлы булгач, 60 яшькә җиткәнен дә сизмәгәнбез... "Лаеклы ялга вакыт җитте..." - диюенә дә ышанасыбыз килми ...
Хәйдәр абый! 60 яшең тулып килә икән, бәхетле картлык булсын, гаилә тигезлегендә үстергән кызың белән улыңның игелегендә, оныклар сөю бәхетен татып, дөньяның бар рәхәтлекләрен тоеп, үзең кебек әйбәт дусларыңны куандырып, илләр гизеп, байлыкта, муллыкта җан тынычлыгы белән пенсияңнең игелеген күреп, гомер көзләрен дә матур итеп үткәрергә насыйп булсын. Бар хыялларың, теләкләрең фәрештәләрнең "Амиин" дигән сәгатенә туры килсен. Безне дә онытып бетермәссең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев