Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - идарә итү хокукы булмаган мотоцикл йөртүченең гомере өзелгән

Түбән Кама каласының Яшьлек - Тукай урамнары чатында транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Аны тикшерүчеләр,»ВАЗ-2112» рулендагы 45 яшьлек ир, сулга борылганда, каршы яктан килгән «Сузуки» мотоциклына юл бирмәгәнгә бәрдергән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарган. Мотоцикл рулендәге 23 яшьлек егетнең гомере шунда фаҗигале өзелгән. Соңыннан ачыкланганча, егетнең «А» категориясендә транспорт чаралары белән...

Түбән Кама каласының Яшьлек - Тукай урамнары чатында транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Аны тикшерүчеләр,"ВАЗ-2112" рулендагы 45 яшьлек ир, сулга борылганда, каршы яктан килгән "Сузуки" мотоциклына юл бирмәгәнгә бәрдергән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарган. Мотоцикл рулендәге 23 яшьлек егетнең гомере шунда фаҗигале өзелгән. Соңыннан ачыкланганча, егетнең "А" категориясендә транспорт чаралары белән идарә итү хокукы да булмаган. Мотоциклның 22 яшьлек пассажиры хастаханәгә китерелгән. Бу хәлне сурәтләгән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстанда мототранспорт катнашында юлда 35 һәлакәт булып, аларда 4 кешенең сәфәре фаҗига белән тәмамланган, 32се җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Республика дәүләт автоинспекциясе, мотоцикл - утырып чыгу өчен аеруча хәтәр транспорт чарасы. Аның белән идарә итүгә 18 яшь тулгач кына хокук алырга була. Мотоциклда исә шлем киеп кенә йөрергә ярый, кимәгән очракта, транспорт һәлакәте була калса, үлемгә китерү ихтималы 1,5 тапкырга арта.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев