Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ игътибар үзәгендә

Казанда журналистлар берлегендә «Әтнә таңы» газетасын мактап искә алдылар. Татар журналистикасы өчен 2015 нче ел истәлекле даталарга бай: татар матбугатының 110 еллыгы һәм Казан федераль университетында татар журналистикасы бүлеге ачылганга 25 ел. Бу уңайдан күптән түгел «Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары» дигән исем астында фәнни-гамәли конференция...

 

Казанда журналистлар берлегендә "Әтнә таңы" газетасын мактап искә алдылар.

Татар журналистикасы өчен 2015 нче ел истәлекле даталарга бай: татар матбугатының 110 еллыгы һәм Казан федераль университетында татар журналистикасы бүлеге ачылганга 25 ел. Бу уңайдан күптән түгел "Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары" дигән исем астында фәнни-гамәли конференция үтте. Конференциянең пленар утырышына ТАТМЕДИА ААҖ вәкилләре, Татарстанда татар телендә чыгучы басма матбугат редакторлары, Казан Федераль университетының милли журналистика кафедрасы җитәкчеләре, укытучылары һәм студентлары җыелган иде. Биредә татар матбугатына кагылган күп кенә проблемалар күтәрелде, темалар ачыкланды. Әлбәттә, районнардагы газета-журналлар турында да гәп куерды. ТАТМЕДИА ААҖ генераль директоры киңәшчесе Вәлиев Римзил Салих улы район матбугатына язылучылар елдан-ел кимүен искәртсә дә, Балтач һәм Әтнә газеталарына уңай бәя бирде. Аеруча Әтнә халкының бердәм булуын һәм "Әтнә таңы" район газетасы тиражын тотрыклы тотуын ассызыклады. Бу газетаның да нәтиҗәле эшләве, халыкны кызыксындыра белүе, дип белдерде.

Дөрестән дә, "Әтнә таңы" редакциясе коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә газета укучы һәр яңалыктан хәбәрдар тора, кызыклы язмалар укый, район тормышы белән таныша.

"Әтнә таңы"на язылу барган көннәрдә, райондашлар, бердәмлекне җуймыйк. Район газетасы турында Казанда җитәкчеләр теленнән уңай бәя ишетү ничек рәхәт бит!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев