Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” ир-егетләрне бәйрәм белән котлый

Бәйрәм белән Сезне, ир-егетләр! Кадерле ир-егетләр! Әтиләр! Абыйлар һәм энеләр! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә бәхет,сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш телибез. Кайгы-хәсрәт Сезне читләп узсын. Муллык,уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Якыннарыгызның кадерен белеп,сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын. Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк, Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез....

Бәйрәм белән Сезне, ир-егетләр!

Кадерле ир-егетләр! Әтиләр! Абыйлар һәм энеләр!

Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә бәхет,сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш телибез.

Кайгы-хәсрәт Сезне читләп узсын. Муллык,уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Якыннарыгызның кадерен белеп,сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын.

Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Үлем явын куып,туган илебездән,

Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.

Киләчәге өчен газиз,олы йортның

Гомерегезне аямаган затлар да сез.

Атомнарның куәте бар күңелегездә,

Яшибез без һәрчак яклау сездән көтеп.

Җиһан,заман, Ватан,халык-бөтендөнья

Карый сезгә үзенең сакчылары итеп.

"Әтнә таңы" газетасы хатын-кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев