Әтнә таңы

"Әтнә таңы" ир-егетләрне бәйрәм белән котлый

Кадерле ир-егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Илебезнең күп гасырлык тарихында халык барыннан да бигрәк Ватанга тугрылыклы, гаделлек өчен көрәшүчеләрнең батырлыгын һәм намуслыгын югары бәяләгән. -Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк, Показать полностью.. Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез. Балаларның тынычлыгын, әниләрнең Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз...

Кадерле ир-егетләр!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Илебезнең күп гасырлык тарихында халык барыннан да бигрәк Ватанга тугрылыклы, гаделлек өчен көрәшүчеләрнең батырлыгын һәм намуслыгын югары бәяләгән.

-Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның тынычлыгын, әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

-Үлем явын куып туган илебездән,
Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.
Киләчәге өчен газиз, олы йортның
Гомерегезне аямаган затлар сез.

- Атомнарның куәте бар күңелегездә,
Яшибез без һәрчак яклау сездән көтеп.
Җиһан, заман, Ватан, халык - бөтен дөнья
Карый сезгә үзенең сакчылары итеп.

Иң элек үзегез сау-сәламәт булыгыз,
гаиләләрегез тигез, бәхетле, ә илләр тыныч булсын!

Реклама

"Әтнә таңы"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: