Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ - каһәрле еллар кабатланмасын иде

Дүрт елга якын дәвам иткән Бөек Ватан сугышы башланганда мин 6,5 яшьлек малай идем. Илебезгә афәт килгән көннән башлап ахырына кадәр барлык хәлләр дә хәтеремдә уелып калганнар. Тиз арада туган авылым Яңа Җөлби мескен ятим балага охшап калды. Һәр көн дистәләгән ир-егетләребезне фронтка озаталар иде. Аларның ата-аналары хәләл җефетләре, балалары,...

Дүрт елга якын дәвам иткән Бөек Ватан сугышы башланганда мин 6,5 яшьлек малай идем.

Илебезгә афәт килгән көннән башлап ахырына кадәр барлык хәлләр дә хәтеремдә уелып калганнар. Тиз арада туган авылым Яңа Җөлби мескен ятим балага охшап калды. Һәр көн дистәләгән ир-егетләребезне фронтка озаталар иде. Аларның ата-аналары хәләл җефетләре, балалары, апа-сеңелләре, туганнары, аларны үкси-үкси елап озатып калдылар. Мондый елау-сыктаулар сугыш беткәннән соң да туктамады. Чөнки күпләр яу кырында мәңгелеккә ятып калды.

Икенче июль иде бугай, авыл халкын зур гына күләмдәге мәктәп ишегалдына радиодан Сталинның халыкка мөрәҗәгатен тыңларга җыйдылар. Халык аның тонык тавыш белән салмак кына урыс телендә сөйләвен аңламаса да (араларында аңлаучылар да булгандыр бәлки), тын гына күз яшьләрен сөртә-сөртә ахырына кадәр тыңлады. Ахыргы "Победа будет за нами" дигән сүзен кемдер берәү татарчага тәрҗемә итеп:"Җиңү безнең якта булачак", дип кычкырып җибәрде. Әби-бабайларның бердәм "Әмиин" дигән сүзләренә "Яшәсен Бөек Сталин!" дигән сүзләр кушылып, җан тетрәткеч хәл булды. Халыкта ничек кенә булмасын өмет уянды. Шул көннәрдән башлап безнең балалыгыбыз, яшьлегебез бетте. Аны каһәр суккан сугыш урлады, хәерчелек, ачлык алмаштырды. Элек балалар чүрәкәй, курчак, качыш һәм башка уеннар белән мәшгуль булсалар, хэзер алар урынын галиҗәнаб эш алыштырды. 8-9 яшьтән югары булган балалар өлкәннәрнең уң кулына әйләнде. Мисал, мин 1943 елда укырга кергән булсам да, көзге чәчүдә, бәрәңге алуда кар яуганчы катнаштым. Әти мәрхүм тубал асып арыш чәчә, мин орлык төшкән җир белән чәчелмәгән җирнең чиген күрсәтүче. Әти олы яшьтә булу сәбәпле, фронтка алмадылар. 1913 елгы абыем мәрхүм Гатаулла 1942 ел башыннан 1945 елның ахырына кадәр хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайтты.

Сугыш елларының бөтен авырлыгы халык җилкәсенә төште. Көчкә-көчкә җан асраган кешеләргә ит, йомырка, май, бәрәңге, йон, тире тапшыру заданиеләре җиткерелде. Аның өстенә салым, үзара салым, ялгызлык салымы, заем кебек акчалата түләүләр күбәйде. Шуларның берсен генә түләмәсәң дә авыл Советы бинасы - кәнсәләргә чакырып, өстәл сугып сүгүләр, төрмә белән янаулар башланды. "Син Гитлер тегермәненә су коючы", - дип иң каты җәза турында искә төшереп тордылар. Бер вакыйга турында язып үтәсем килә. Гомере буе хуҗалык көтүен башкарган Хәсбиулла абыйны кәнсәләргә чакырып, югарыда язган сүзләр белән сүгеп куркыталар. Аның кечкенә генә өеннән башка бер нәрсәсе дә юк иде. Олы кызы авыру, кечкенәсе әле бала, хатыны сугыш башланган елларда ук вафат. Бакчаның яртысына гына кешеләрдән көтәсе көтү өчен берәр чиләк бәрәңге җыйнап утырткан. Районнан килгән вәкил бик каты сүккәч:"Үлгән кеше дә боларны түләргә тиешме?"- дип сорый. "Юк, үлгәннәрдән сорамыйбыз", - дигән вәкил. Абзый: "Алайса, мин үлдем",- дип кәнсәләр идәненә сузылып ята. Кешеләр бик каты ябыктылар. Өстәвенә бет дигән җанвар чыкты. Корчаңгы авыруы таралды. Шушындый авыр тормышка чыдый алмыйча, үлем-җитем күбәйде. Үземнең күршемдә генә олырак яшьтәге 2 балалы гаиләдә беренче булып ир, аннан соң хатыны ачка шешенеп үлделәр. 1927 елгы кыз һәм 1929 елгы малай йортларын утынга сүтеп сатып, безнең янгыннан янмый калган бердәнбер мунчабызда яши башладылар. Ике гаилә берләшеп, берсенең йорт-җирен утынга сатып, җан саклап калучылар булды. 1950 елларның башында авылыбызның өчтән бере юк иде инде, югыйсә сугышка кадәр ике йөздән күберәк хуҗалык булган. Күп кенә ир-егетләребез сугыштан кайтмау сәбәпле, ятим, ярым ятим балалар күбәйде. Хатын-кызларыбыз ялгыз калдылар. Андыйларга сугыштан соң да яшәү авырга туры килде. Халык апрель ае җиткәнен зарыгып көтеп ала иде. Карлы-бозлы басуда көздән калып черегән бәрәңге җыйнау башлана, аннан ашарга яяраклы нинди үлән булса, барысын да чи килеш тә, пешереп тә ашадык.

Реклама

Кыскасы, сугыш вакытында күргәннәрне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Ничек исән калганбыздыр, югыйсә 50 еллар башына кадәр тамак туйганчы ипи ашаганымны мин хәтерләмим. Аллаһы Тәгаләгә мең-мең шөкер булсын, бүгенге тормышыбыз яхшы. Нәрсә кисәң, ни ашасаң шул бар. Әмма шуны истән чыгармаска кирәк, мондый тормыш Раббыбызның ярдәме белән миллионлаган ватандашларыбызның вакытсыз киселгән гомерләре хисабына булды. Җаннары җәннәтле булсын!


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: