Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" – "Кеше һәм табигать" бәйгесе җиңүчесе

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашта булып, экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен өстенлекле итеп күргән оешма-предприятиеләрне, шулай ук җәмгыятьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына юнәлткән массакүләм мәгълүмат чараларынын да бүләкләделәр Татарстанда табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә игътибар елдан-ел арта бара. Моның шулай икәне республикабызда үткәрелеп килгән төрле чараларда һәм дә агымдагы...

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашта булып, экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен өстенлекле итеп күргән оешма-предприятиеләрне, шулай ук җәмгыятьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына юнәлткән массакүләм мәгълүмат чараларынын да бүләкләделәр
Татарстанда табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә игътибар елдан-ел арта бара. Моның шулай икәне республикабызда үткәрелеп килгән төрле чараларда һәм дә агымдагы елның да "Парклар һәм скверлар елы" буларак уздырылуын да чагылыш таба.
- Киләсе ел республикабызда су объектларын саклау елы буларак үткәреләчәк. Экологияне саклау юнәлешендә бүген башкарылган эшләр белән бергә сулыкларыбызга да игътибар юнәлдереләчәк. Мәгълүм булганча, республикабыз су объектларына бай. Бүген Татарстанда экологик вәзгыять уңай якка үзгәрә бара дип әйтә алабыз. Әмма бу юнәлештә эшләнәсе эшләребез дә бик күп әле, - дип билгеләп үтте Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев.
Ел саен Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "ЭКОлидер" һәм "Табигать һәм кеше" бәйгеләре әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы караш, табигатьне саклау мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибар юнәлтә. Конкурска быел 1 меңгә якын эш кабул ителгән. Шуңа да жюри әгъзаларына яхшылардан яхшысын сайлап алу җиңел булмаган.
- Экология - ул яшәеш, ул һава, ул җир. Ул, гомумән, без яшәгән тирәлек. Рөстәм Нургалиевич билгеләп узганча, экологик мәсьәләләр безнең өчен мөһим дә, авыр да. Төбәгебездә сәнәгать актив үсеш ала, нефть сәнәгате, нефть химиясе зур өлешне алып тора. Болар булмаса ниндидер мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булыр иде. Әмма моңа да карамастан, Татарстан алга бара. Программалар кабул итеп кенә калмыйча, һавабызны, елгаларыбызны, урманнарыбызны, кырларыбызны чистарак итү юнәлешендә чын-чынлап эшли. "Татнефть" һәм "Таиф" кебек гигантларыбыз, энергетика компанияләребез бик зур эш башкара. Аларның ярдәменннән башка безгә авыррак туры килер иде, - дип Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанны чиста итүгә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.
"ЭКОлидер" бәйгесе җиңүчеләре "Электр энергетикасы", "Нефть табу һәм нефтьхимиясе сәнәгате", "Төзелеш материалларын җитештерү","Машина төзелеше", "Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате", "Икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртү", "Агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате", "Торак коммуналь комплексы» тармакларында бүләкләнде. Абсолют җиңүче булып В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ширкәте табылды. Ә менә «Кеше һәм табигать» бәйгесендә басма матбугатлар арасында районыбызның "Әтнә таңы" газетасы да бар. Газетаның редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова "Матбугат -басмаларда иң яхшы материал" номинациясендә 3нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев