Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" - кияү әбисен үтергән

Татарстанның Бавлы районында яшәүче 27 яшьлек Азамат Абъяпаров дуслары белән элеккеге хатынының әнисен җәзалап үтергән. Бу хакта татарнстанның Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Әлеге фаҗига бер атналап элек булган. Абъяпаров үзенең дуслары - 28 яшьлек ир һәм 29 яшьлек хатын-кыз белән элеккеге хатынына кунакка килә. бәйрәм тәмамлангач, кунаклар юлга...

Татарстанның Бавлы районында яшәүче 27 яшьлек Азамат Абъяпаров дуслары белән элеккеге хатынының әнисен җәзалап үтергән. Бу хакта татарнстанның Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Әлеге фаҗига бер атналап элек булган. Абъяпаров үзенең дуслары - 28 яшьлек ир һәм 29 яшьлек хатын-кыз белән элеккеге хатынына кунакка килә. бәйрәм тәмамлангач, кунаклар юлга кузгала. Тик юлда аларның 3 мең акчасы югалуы ачыклана. Кунаклар кире кайтып яшь хуҗабикәне посадкага алып чыгып, акча таләп итәләр. Тик бернәрсәгә дә ирешә алмагач, кире кайтып аның әнисен машинаның багажнигына салып алып китәләр. Посадкада элеккеге кияү әбисен кыйный, ә аннары аны суеп үтерә.

Үтерүче һәм фаҗиганең шаһитлары кулга алынган, аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев