Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“- кризис корбаны

Казанда 31 яшьлек ир Ямашев проспектындагы Парк Хаус сәүдә комплексының 14 этажыннан сикергән. Бу хакта «Эфир24» каналы хәбәр итә. 30 метрдан югары биеклектән сикергән ир шунда ук җан биргән. Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре үлүченең шәхесен билгеләп, туганнарына хәбәр иткәннәр. Аның хатыны һәм 6 яшьлек баласы калган. Хатыны сүзләренә караганда,...

Казанда 31 яшьлек ир Ямашев проспектындагы Парк Хаус сәүдә комплексының 14 этажыннан сикергән. Бу хакта "Эфир24" каналы хәбәр итә.

30 метрдан югары биеклектән сикергән ир шунда ук җан биргән. Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре үлүченең шәхесен билгеләп, туганнарына хәбәр иткәннәр. Аның хатыны һәм 6 яшьлек баласы калган.

Хатыны сүзләренә караганда, ире күптән эш табалмый интеккән, шуңа күрә авыр күңел халәте кичергән. Үлемгә китерүче төп сәбәп тә шул дип саный ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев