Әтнә таңы

“Әтнә таңы“- кызчык дәүәнисен онытмаган

Әбинең тәрбиясе заяга узмаган Яз. Шәһәр урамнары күптән кипшерсә дә, зиратта юеш әле. Мәңгелек йортның ишеген ачып: «Ошбу йортларның (гүрләрнең) хуҗалары, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһ дөньядан әүвәл күчкән сезләргә һәм соңгарак калып шунда барасы безләргә рәхмәтен кылса иде. Озакламый без дә сезгә тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен сәламәтлек,...

Реклама

Әбинең тәрбиясе заяга узмаган Яз. Шәһәр урамнары күптән кипшерсә дә, зиратта юеш әле. Мәңгелек йортның ишеген ачып: «Ошбу йортларның (гүрләрнең) хуҗалары, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһ дөньядан әүвәл күчкән сезләргә һәм соңгарак калып шунда барасы безләргә рәхмәтен кылса иде. Озакламый без дә сезгә тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен сәламәтлек, сезнең өчен хәерле ахырлар сорыйбыз», - дип дога кылам. Зират капкасыннан керүгә, анда тәртип, чисталык хөкем сөрә, яңа капка урнаштырылган, чүп-чар салу өчен урна куелган. Мәңгелек йортка килүчеләр әрвахлар рухына дога кылмыйча калмый. Минем хыялым зират тирәсенә кое казу . Су - тереклек чыганагы, ул чәчәкләргә сибәр, кулларны юу өчен дә кирәк. - Пәйгамбәребез (сг.в.) үзенең бер хәдисендә: «Зиратка барыгыз, ахирәтне исегезгә төшерерсез»,-дигән. Рәсүлебез (с.г.в.) тагын бер хәдисендә: «Каберләрне зиярәт итегез, чөнки зиярәт кылу, беренчедән, гыйбрәт булса, икенчедән, анда ятканнарны күрү дөньяга карата ашкынуыгызны сүндерер һәм ахирәтне искә төшерер», - дигән. Шуңа да мәрхүмнәрне искә алып, аларның яткан урыннарына барып, хәер-догада булу бик саваплы гамәл. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә кояш баеганга кадәр зиярәт кылу хәерлерәк санала. Кайбер каберлекләрдә тюльпаннар баш калкытып килә. Алар фани дөньяның, гомерләрнең кыска икәнен искә төшереп, күңелгә сагыш, моң тараталар кебек. Аларның гомерләре бик кыска шул. Ни хәл итмәк кирәк, газиз гомер ике килми. Ләкин калган кешегә яшәргә кирәк. Менә газиз улымның кабере. Кемнәр уйлаган аның шулай җирдән иртә китәсен. Күземнән ирексездән яшь коела. И, улым, нихәл итим соң? Тереклек, яшәеш дәвам итә. Апаңның улын аякка бастырасы бар. Яшәеш булган җирдә өмет, сагыну, юксыну, хәрәкәт хасил була. Моңсу манзараны чуалдырып, затлы "Мерседес" машинасы зират капкасын ачып, эчкә ыргылды. Яшен тизлегендә берәр кеше кадерлесенә чардуган яки булмаса таш алып килгән, дигән уй миемне чорнап алды. Күз карашы шайтан кебек әрсез бит ул. Затлы машинадан озын кара, калын, чәч толымлы хатын төшеп, башына яулык ябып каберстанга килде. Бу ханымны тиз таныдым, әбисе тәрбиясендә үсте. Сәкинәгә 4 яшь чагында, әнисе каты авырудан дөнья куйды. Әнисенә табибларның тылсымлы куллары да ярдәм итә алмады. Кызчыкның әтисе Себердә эшләде. Сәкинә әбисе, бабасы тәрбиясендә үсте. Бала белән ата күңеле сизенде булса кирәк, соңгы күрешүне. Кызчык әтисен авырлык белән генә җибәрде. Ә берничә көннән әтисен ак кәфенгә төреп алып кайттылар. Аңа авыр, авыр, бик авыр иде. Әтисенең үлемен бик авыр кичерде. Йөрәгендә тирән җәрәхәт булып мәңгелек яра калды. Менә шушы кечкенә кызчык булып калган Сәкинә иде бу ханым. Ул әбисенең каберендә озак юанды. Каберен һәм кабер тирәсен чүп-чардан чистартты. Кырыендагы ир-егет чүп-чарны тиешле урынга ташыды. Әбисе аны миһербанлы, кешелекле итеп үстерде. Аның шундый кыз булып үсүендә әбисе күп тырышлык куйды. Ул аны Аллаһның барлыгына һәм берлегенаңлатып, Аның газабыннан саклый торган гамәлләр кылырга ягъни тәкъва булырга тиешлекне өйрәтте. Әбинең тәрбиясе заяга узмаганга сөенеп куйдым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: