Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ - кызынырга яратасызмы

Кояштан шифа алыйм дисәң Җәй көнне һәркайсыбыз кояшның шифалы нурлары астында кызынып калырга ашыгабаз. Әмма кызыну һәрвакытта да файдалымы соң? Дөресрәге, кояшның кеше организмы өчен файдасы һәм зарары нәрсәдә? Белгәнебезчә, кояшның иң зур файдасы - "Д" витаминында. Кояштан гына алына торган әлеге витамин тәэсирендә матдәләр алмашы яхшыра, организмның авыруларга каршы...


Реклама

Кояштан шифа алыйм дисәң Җәй көнне һәркайсыбыз кояшның шифалы нурлары астында кызынып калырга ашыгабаз. Әмма кызыну һәрвакытта да файдалымы соң? Дөресрәге, кояшның кеше организмы өчен файдасы һәм зарары нәрсәдә? Белгәнебезчә, кояшның иң зур файдасы - "Д" витаминында. Кояштан гына алына торган әлеге витамин тәэсирендә матдәләр алмашы яхшыра, организмның авыруларга каршы торучанлыгы арта. Авырулар китереп чыгара торган микроорганизмнар да әлеге витамин тәэсирендә юкка чыга. Кеше озак вакыт кояшсыз урында торса, анда депрессия башлана, аңа физик яктан һәм акыл үсешенә зыян килергә мөмкин. Әмма шул ук вакытта кызыну һәркем өчен дә файдалы түгел. Мәсәлән , өлкән яшьтәге кешеләргә, ике яше тулмаган балаларга, авырлы хатын-кызларга, хроник авырулардан интегүчеләргә кояш нурлары зарарлы булырга мөмкин. Кояш тәндәге күзәнәкләрне пешерә һәм күзәнәкләр сулаудан туктый. Нәтиҗәдә, тән тиресе картаеп, җыерчыклана башлый. Артык пешү хәтта яман шеш авыруына да китерергә мөмкин. Кан басымы күтәрелү, кан куеру, күңел болгану, эчке органнарның эшчәнлеге бозылу, йөрәк-кан тамырлары спазмнары - болар барысы да кояшта озак торудан барлыкка килергә мөмкин. Кояшта кызыну һәрвакыт файда гына китерсен өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк: - кызыну вакыты көндезге 11.00- 14.00 сәгатьләр аралыгында булмаска тиеш; - кояшта 40 минут торганнан соң, кимендә ярты сәгать күләгәле урында ял итеп алырга кирәк; - кызыну өчен төрле кремнар, махсус косметика кулланырга онытмагыз; - тән тиресе артык пешеп киткән очракта, ачыган сөт кулланырга мөмкин; - ике көн рәттә кызынырга ярамый; - кызынганда иреннәрегезнек бәлзәм белән майларга онытмагыз; - кызыныр алдыннан мунча яки саунага кенрергә ярамый; - көчле дарулар кулланган очракта да кызынырга ярамый. Соңгы елларда солярийда кызынучылар саны артты. Солярий - кояшныкына якын булган нурланыш барлыкка китерүче махсус машина. Аның тәэсирендә меланоцитлар ясала һәм тәннең төсен үзгәртә. Нурлар тәнне пешермәсәләр дә, тән тиресенә үтеп керәләр, эластин һәм коллаген катламнарын җимерәләр. Вакыт үтү белән тән җыерчыклана башлый, тире аша веналар күренә, тән вакытыннан алда картая. Швеция галимнәре солярийга елына ун тапкырдан артык баручыларда тире рагы авыруының иң куркыныч төре - меланома барлыкка килү җиде тапкырга артуын әйтә. Солярийга елга ике тапкыр гына барырга ярый. Тик барыбер алдан табиб белән киңәшләшү кирәк. Шуны да онытмагыз, авыруларга каршы дару кулланучыларга, тәнендә миңнәре күп булучыларга солярий гомумән тыела. Әгәр дә табиб рөхсәт бирә икән, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: - тиешле рәвештә һәм билгеле күләмдә генә кызыныгыз; - солярийда лампалар ничек еш алыштырылуына игътибар итегез, эшләү вакыты тиешледән артса, тән пешүе ихтимал; - капсулага кергәндә, сеансны туктату төймәсенең кайда урнашканлыгын карап куегыз; - ультрашәмәхә нурлар организмда матдәләр алмашын тизләтә, шуңа күрә сеанстан соң физик эш белән шөгыльләнергә ярамый; - солярийда ике көн рәттән кызыну куркыныч. Күргәнегезчә, кызынуның файдалысы белән бергә зарарлы яклары да бар. Кояшлы җәйләр сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: