Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” өлкәннәрне бәйрәм белән котлый

Бәйрәм белән кадерлеләребез! Бүген Өлкәннәр көне! Әниләребез, әтиләребез, әбекәйләребез, бабайларыбыз! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, гомер көзләренә җан тынычлыгы белән кереп, балалар, оныклар игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын! Эшләп тапкан малларыгызның игелеген күреп, корган нигезләрегездә кадерле булып яшәргә насыйп булсын! Яшик әле бергә,бергә яшик- Бергә яшәү...

Бәйрәм белән кадерлеләребез!

Бүген Өлкәннәр көне! Әниләребез, әтиләребез, әбекәйләребез, бабайларыбыз! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, гомер көзләренә җан тынычлыгы белән кереп, балалар, оныклар игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын! Эшләп тапкан малларыгызның игелеген күреп, корган нигезләрегездә кадерле булып яшәргә насыйп булсын!

Яшик әле бергә,бергә яшик-

Бергә яшәү бетмәс тантана.

Без телибез сезгә исәнлекләр

Ак бәхетләр,тигез картлыклар.

Кайгыларны урап үтсеннәр дә,

Китмәсеннәр килгән шатлыклар.

Чәчләремә чаллар төшердең, дип,

Үпкәләмик әле язмышка.

Бу тормышның һәр мизгеле матур

Язы-көзе исән булганда.

Картаямын диеп көяләнмик әле

Үзе бәхет җитү картлыкка.

Үткән гомер үткән,

яшьлек артта күптән

Алдагысы үтсен шатлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев