Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” һәм флешмоб...– бүген бу!

Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, флешмоб биемәдек бүген, әмма "Чулпан" сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларның флешмоб биеп каршы алуларына шаккатып карап тордык. Үзләренә күрә кечкенә генә бәйрәм ясадылар алар безгә. Ничекме? Редакция журналистларын лагерьга очрашуга чакырдылар, бик теләп бардык. Ярый әле барганбыз, бу кадәр сәләтле балаларны, вожатый абыйлар Илшат, Рамил, Илдар...

Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, флешмоб биемәдек бүген, әмма "Чулпан" сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларның флешмоб биеп каршы алуларына шаккатып карап тордык.

Үзләренә күрә кечкенә генә бәйрәм ясадылар алар безгә.

Ничекме? Редакция журналистларын лагерьга очрашуга чакырдылар, бик теләп бардык. Ярый әле барганбыз, бу кадәр сәләтле балаларны, вожатый абыйлар Илшат, Рамил, Илдар абыйларының балалар белән ничек аралашканнарын, уеннарны оештыруларын кайчан күрер идек.

Тагын да гаҗәпләндергәне: балаларның активлыгы, сәләтле булулары. Үз сүзләрен әйтә беләләр алар, сорауны да бик теләп бирәләр, алдан язып бирмәгәннәре күренеп тора, туктатырмын да димә.

Җавап бирергә тырыштык.

Тик "Әтнә таңы"н ничек күрәсез киләчәктә? - диюләре үзебезне дә уйга салды. Бүгенге вәзгыять белән нәрсә калыр кәгазь "Әтнә таңы"ыннан. Калсын иде инде. Моның өчен сезнең безнең газетабызга язылуыгыз кирәк.

Балалар арасында журналист булырга теләүчеләр бары - безнең хезмәткә үзенә күрә бер бәя инде...

Балаларны тыңлагач, күргәч, лагерьның эше белән танышкач, яңа бәйге игълан итәргә булдык. "Лагерьның бер көне: "Чулпан" да мин дә булдым..." Лагерьда быел ял итүче балалар сезнең өчен бу, иң кызыклы язма иясен бүләк көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев