Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” н 2112 кеше укыячак

Тиражыбыз белән кызыксынучы газета укучыларыбызны тынычландырырга ашыгабыз. Агымдагы елның беренче ярты елында газетабызны Арча һәм Әтнә районнарында яшәүче 2112 кеше укыячак. - Бик борчылдык сезнең өчен, элегрәк өч меңнән артык тираж белән чыга идегез, елдан-ел кими, эчтәлеге дә бик әйбәт, бәясе дә алмаслык түгел, нәрсә булды бу халыкка... чаклыкка чыктык...

Тиражыбыз белән кызыксынучы газета укучыларыбызны тынычландырырга ашыгабыз. Агымдагы елның беренче ярты елында газетабызны Арча һәм Әтнә районнарында яшәүче 2112 кеше укыячак.

- Бик борчылдык сезнең өчен, элегрәк өч меңнән артык тираж белән чыга идегез, елдан-ел кими, эчтәлеге дә бик әйбәт, бәясе дә алмаслык түгел, нәрсә булды бу халыкка... чаклыкка чыктык инде...- әнә шулай сөйләшкән, безне яратып укыган укучыларыбызга бик рәхмәтле без.

Халыкны, укучыларыбызны алай "чаклыкка чыкты", дип бәялисебез килми. Безне бер укучылар һаман да укыйлар, газетаның кәгазь вариантын алмаучылар интернет челтәрендәге сайтыбызны укып баралар. Дөрес, мондагы информация бик сай, дөресрәге ярлырак дип әйтергә мөмкин, чөнки укып туймаслык мәкаләләребез газетада гына урын ала. Ә безнең шундый мәкаләләр яза торган хәбәрчеләребез искиткеч күп, Аллага шөкер. Ә тиражыбыз артыр дип көтәбез әле, гадәттә шулай була, языла алмый калучылар икенче, өченче айларда килеп кушыла.

Теләсәгез, алай да язылып була. Почта бүлекчәләрендә "Әтнә таңы"на языла аласыз әле, килүе генә киләсе айдан була.

Рәсемдә : Фәйзи ага Галиев үзенең җыйнап барган "Әтнә таңы" белән.

Беренче елларда газетабыз әнә шундый А-4 форматында чыкты, хәзер А-3 форматында чыгабыз.

-"Әтнә таңы"н укымаган кешене аңламыйм мин, күп район газеталарын күргәнем, укыганым бар, тик үзебезнекенә берсе дә җитми. Безнекеләрнең теле йомшак, күңелгә үтә беләләр, - дип әйтергә ярата ветеран.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев