Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" на пенсия килүгә язылдык

2017 елның 1 яртыеллыгына Кышлау авылына 50 гә якын "Әтнә таңы" газетасы киләчәк. Шушы уңайдан кайбер әбүнәчеләр белән аралашып алдым. Сәвия Закирова, пенсионер: Узган ел тормыш мәшәкатьләре белән "Әтнә таңы" газетасына язылмый калдым. Һәм бик үкендем. Газета килә торган көннәрдә әллә ничек, нәүмиз булып калган шикелле. Кеше укыганны күргәч тә...

2017 елның 1 яртыеллыгына Кышлау авылына 50 гә якын "Әтнә таңы" газетасы киләчәк. Шушы уңайдан кайбер әбүнәчеләр белән аралашып алдым.

Сәвия Закирова, пенсионер:

  • Узган ел тормыш мәшәкатьләре белән "Әтнә таңы" газетасына язылмый калдым. Һәм бик үкендем. Газета килә торган көннәрдә әллә ничек, нәүмиз булып калган шикелле. Кеше укыганны күргәч тә кызыктыра. Шуңа да быел пенсия килү белән районыбыз газетасына язылдым.

Мәдинә Файзрахманова, пенсионер-укытучы:

  • "Әтнә таңы" газетасын ел саен алдырабыз. Гаиләбез белән бик яратып укыйбыз. Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын, үзебзнең җирлеккә кагылган язмаларны иң беренче укыйбыз.Газета үзгәрә, кызыклырак була бара.

Разия Хәкимова, пенсионер:

  • "Әтнә таңы" газетасына әллә кайчан язылдым. Үзем лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгәч, "Таң" күмәк хуҗалыгы хәбәрчесен яратып укыйм. Табиб һәм табибәләр үзләренең киңәшләрен ешрак язсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев